Васил Хаҗиев: «Каерылып уңган борчак янында фотога төшмичә булмый»
«Үземнең фотоны газетада чыгарганны яратмыйм, бу юлы искәрмә ясарга туры килә. Борчаклар минем буйда бит!» - диде район башлыгы. «Гигант» хуҗалыгына баруыбызның төп максаты - җәйге каникулларында сыер саварга урнашкан мәктәп укучылары турында язу иде. Аннары терлек азыгы әзерләүнең торышы белән дә танышырбыз дип планлаштырдык. Поселокка кергәнче үк хуҗалык җитәкчесе...
Сенаж әзерләүчеләр янында
Комиссия килеп җиткәнче Риф Хәнифович безне сенаж әзерләүчеләр янына алып барып килергә дә өлгерде. Иң беренче тукталыш терлек азыгы үләннәре бергә кушып чәчелгән 130 гектарлы басуда булды. Машинаны юл буенда калдырып, басуга төшәбез. Теземнәр шулкадәр калын, шулкадәр сусыл күренә - үләннән бер дигән сенаж чыгасын һәм аның күләме дә шактый буласын авыл хуҗалыгы белгече булмаган кеше дә бер күрүдә чамалый ала, бары тик җыеп бетерергә көне генә булсын һәм яхшы саклансын. «Уңыш әйбәт, гектарыннан уртача 300 центнер чыгып бара. Үләнне чәчәк атканда алу яхшы, шулай тырышабыз да, чөнки шушы чорда азык каротинга бай була. Ә бу терлекләр өчен бик кирәкле витамин», - дип аңлата Риф Хәниф улы. Биредә уру комбайнында эшләүче Илгиз Шәйдуллинны фотога төшереп, басуның икенче башына юл алабыз. Басуда техника күп: бер «Ягуар», ике «Макдон» комбайны эшли, биш «КАМАЗ» машинасы үләнне базга ташып тора икән. «Менә шушы егетләр әзерли инде сенажны. Һәр көнне алар көче белән базларга 400 тонналап сусыл азык кайтарыла. Бүгенгә 5200 тонна сенаж кайтару бурычын куйган идек, 5800гә тулды инде», - дип билгеләп үтә җитәкче. Ә хуҗалыкның 2 мең баш малын кышлатып чыгар өчен 9 мең тонна сенаж кирәк икән. Биредә фотоаппарат кадрына өч хезмәткәр - комбайнчы Рәсим Батталов, «КАМАЗ» шоферлары Равис Шәйхетдинов һәм Наил Хөсәенов эләгә. Барысы да ким дигәндә 30 ел эшләүче хезмәткәрләребез, ди алар турында Риф Хәниф улы. Бу җәһәттән Риф Хәнифович эшче кадрларның барысы да үз җирлекләреннән булуын, читтән кеше җәлеп итмәүләрен билгеләп үтә. Гомумән, бу хуҗалыкта дистә еллар эшләүчеләр күп, чөнки хезмәт хакы тотрыклы, авыл хуҗалыгы предприятиесе өчен күләме дә яхшы, шәхси ихатада мал тотучыларга хуҗалык терлек азыгы белән дә ярдәм итә.
Сенаж белән силосны «Гигант»та барысы сигез базга тутырачаклар. Быел өч базга капиталь ремонт ясалган: стеналары алыштырылган, яңа бетон җәелгән. Силос белән бергә аларга 15 тонна сусыл азык тутырырга планлаштыралар. Үләннәрне чапкан участокларда инде яңалары үсә, һава торышы уңай торса, атна-ун көннән икенче катына да чыгарга ниятлиләр хуҗалыкта.
Терлекчелек биналары яңартыла
Сенаж әзерләүчеләр белән сөйләшеп, Риф Хәниф улыннан мәгълүматлар алган арада, көтелгән комиссия дә килеп җитте. Ул маршрутын терлекчелек комплексыннан башлады. Биредә барысы 11 ферма, аларның икесендә без барганда тулы көченә ремонт бара иде. Төзелеш оешмасы егетләре кайда түбә алыштыралар, кайда бина эчен яңарталар. Төзекләндерү өчен терлекчелек биналарын ремонтлау буенча республика программасына да керә алган хуҗалык - аның буенча 1,5 млн сум акча бүленгән. Ә болай, фермаларны яңарту барысы 7 млн сумга төшә, калган сумма хуҗалыкның үз исәбеннән. Шушында ук бозауларны салкын ысул белән тоту өчен яңа ферма төзи башлаганнар. Эшләрнең шактый өлеше башкарылган инде. Төзелеш хуҗалык кесәсенә 15 млн сумга төшә. Моңа кадәр биредә мондый ферма булмаган, бу - беренчесе. Бинага 200 баш яшь бозау сыячак. «Күз курка, кул эшли инде. Дөресен әйткәндә, бар нәрсә дә җитеш дигән бер генә көнебез дә юк, һаман ниндидер эшләр килеп чыга, башлаганын тәмамларга, яңаларына тотынырга кирәк», - ди җитәкче.
Бөртеклеләрнең өлгереше яхшы, ләкин уракка августсыз төшеп булмас
Терлекчелек комплексыннан соң комиссия кырга кузгала. Сарайлы авылы артындагы басуга керәбез. Сулда - 240 гектарлы арыш басуы. Үсентеләрнең биеклеге кеше буен куып җитә язган. «Дым җитәрлек иде инде, соңгы вакыттагы җылылар культураларны тагын да үстерде», - диләр белгечләр. «Кояш көйдереп торганда да әле августка кермичә, уракка төшә алмыйбыз, чөнки бөртекле культураларга өлгерергә вакыт кирәк», - дип нәтиҗә ясыйлар авыл хуҗалыгы белгечләре. Ә бөртекләрнең үсешен бик яхшы дип бәялиләр.
Быел аграрийлар мул уңыш фаразлыйлар, ләкин шул ук вакытта аны җыеп алу, киптерү, чистарту ягыннан борчылалар. Һава торышына ышаныч юк, яңгырларга әзер тору, киптерү-чистарту җайланмаларын вакытында әзерләү мөһим. Дөрес, эре хуҗалыклар табигатьнең мондый борылышларына, нигездә, әзер, вак фермерлар белән генә проблема чыгуы бар. Риф Имамов бу җәһәттән узган ел заманча киптерү агрегаты алуларын билгеләп үтә. Бәясе дә очсыз түгел - 7,5 млн сум. Шулай ук бөртекне чистарту өчен яңа пункт куйганнар. Артык кул көче кулланмыйча, автомат линияләрдә эшләргә планлаштыралар хуҗалыкта.
Борчакның биеклеге кеше буе
Чираттагы басу - борчак басуы. Биредә әлеге культура 104 гектар мәйданны били. «Шә-әп бу! - дип үз сүзен әйтте район башлыгы Васил Хаҗиев борчак үсентеләренә күз салуга ук. - Моны җыю өчен бик куәтле техника кирәк булачак», - диде ул. Белгечләр борчакка икенче репродукцияле, мыеклы сорт дип характеристика бирделәр. Бу - бөртек өчен үстерелә торган культура. Гектарыннан ким дигәндә 30 центнер уңыш чыгарга тиеш дип фаразлый хуҗалык җитәкчесе. «Мондый уңыш янында рәсемгә төшмичә булмый. Үземнең фотоны, гадәттә, газетада чыгарганны яратмыйм, бу юлы искәрмә ясарга туры килә. Борчаклар минем буйда бит!» - дип, Васил Гарипович белгечләрне үз янына җыйды.
«Гигант»ның печәне дә каерылып уңган
Юлның икенче ягында печән җыючылар белән аралаштылар комиссия әгъзалары. Басуда техника да күп: җыялар, төргәклиләр, аннары йөк машиналары саклау урыннарына алып китәләр. «Бу печән бер дә яңгырга эләкмәде, ике-өч көндә кипте. Бер трактор көненә 100-110 рулон төрә», - дип аңлатып үтә Риф Хәниф улы. Сишәмбегә хуҗалык 500 тонналап печән әзерләргә өлгергән иде инде. Планнары - 1000 тоннага җиткерү. Шушы өч-дүрт көндә печәнне халыкка да бирергә җыенуларын әйтте ул.
«Табигать терлек азыгы әзерләүчеләр өчен көнен бирде. Шушы чорда яки печәнле булып каласың, яки кышын азыксыз утырасың. Шуңа күрә бүген бар көчне әлеге эшкә бирү мәҗбүри», - дип нәтиҗә ясады комиссия рейд ахырында. «Гигант» хуҗалыгының эшчәнлегенә бик яхшы бәя бирде. Ә безгә исә ул көнне беренче соравыбызны хәл итәргә - сыер савучы кызлар белән очрашырга насыйп булмады. Мөмкинлек туса, киләсе саннарда аларга да урын бирергә тырышырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев