21 июль 2017 яңалыклары
-
Тукай районы Иштирәк авылында балаларны китап дөньясына чакыралар
Тукай районы Иштирәк авылы китапханәсендә яңа һәм кызыклы китаплардан торган махсус китап киштәсе урнаштырылган. Балаларны җәйге каникулларын уйнап кына түгел, ә китап укып, белем эстәп тә уздырырга чакыралар.
-
Салават Фәтхетдинов быелгы концертында цирк күрсәтергә җыена?!
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җиң сызганып, ныклап торып яңа сезонга әзерләнә. Бу көннәрдә җырчының ау йортында (икенче катында студиясе бар - авт.) иртә-кич репетицияләр гөрли. Башка елларга ошамаган, бик үзенчәлекле программа көтелә, ди. Шекспирның: "Тормыш - театр, ә без барыбыз да актерлар", - дигән гыйбарәсе бүгенге тормышка бик үк...
-
Татлы борычның файдасы
Татлы борычта С витамины яшелчә, җиләк-җимешләргә караганда 6 тапкыр күбрәк, анда калий, кальций, магний, тимер тозлары бар. Татлы борыч гасабларны тынычландырырга ярдәм итә: ярты стакан борыч суына 1 аш кашыгы бал салып болгатыгыз һәм ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, көнгә 3-4 тапкыр 1 -2 шәр аш кашыгы эчегез. Аны яраларны...
-
Район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы активы Биләрдә булып кайтты
Шушы көннәрдә Тукай районының ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы активы әгъзалары - барысы бергә 39 кеше - Биләр якларына сәяхәт кылдылар. Сәяхәт кысаларында ветераннар Биләр авылының тарихы, аның бүгенге көнкүреше белән таныштылар. Музей-йортта булып, әлеге истәлекле урынның килеп чыгышы турында мавыктыргыч тарихны тыңладылар. Соңыннан исә Хуҗалар тавына менеп, чишмә суыннан...
-
Васил Хаҗиев: «Каерылып уңган борчак янында фотога төшмичә булмый»
«Үземнең фотоны газетада чыгарганны яратмыйм, бу юлы искәрмә ясарга туры килә. Борчаклар минем буйда бит!» - диде район башлыгы. «Гигант» хуҗалыгына баруыбызның төп максаты - җәйге каникулларында сыер саварга урнашкан мәктәп укучылары турында язу иде. Аннары терлек азыгы әзерләүнең торышы белән дә танышырбыз дип планлаштырдык. Поселокка кергәнче үк хуҗалык җитәкчесе...
-
Халык календаре буенча бүгеннән иң кызу көннәр башлана – Тукай районында һава торышы
Бүген, 21 июль көнне, иртәдән алып кичкә кадәр күк йөзе болытлы булыр. Кичен яшенле яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава температурасы 26 градус җылы, төнлә +15 градус. Җилнең тизлеге секундына 3 метр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә дә яңгыр, ә якшәмбе һәм дүшәмбе явым-төшем көтелми. Халык календаре буенча бүгенге көннән кышның ничек...