Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шикәр чөгендеренең югары уңыш бирә торган сортларын чәчәләр

"Кама" агрофирмасының Новотроицкое, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак бүлекчәләрендә бу көннәрдә шикәр чөгендерен чәчәләр. Быел да "Кама"лылар әлеге культурага җәмгысы 2500 гектар бирергә ниятлиләр. Эшкә алар май башыннан ук керешкәннәр.

Кызыксынып, бүлекчәләрнең берсенә - Новотроицкое авылы янындагы кырга юл тоттык.

Без килгәндә, механизатор Самат Хәмидуллин яңа гына кайтартылган "Террион" АТМ 7360 тракторында "Лемкен" агрегаты белән җирне чәчү тирәнлегенә йомшартып, тыгызлый иде.

- Тәҗрибәле механизаторларыбызның берсе ул Самат. Эш тәртибенең бар нечкәлекләрен дә белә, җиренә җиткереп башкара, - ди бүлекчәнең агроном-хисапчысы Илгизәр Габдрахманов.

Аңардан кала, кырга тагын дүрт агрегат - "Мультикорн" һәм "Тума" чәчү комплекслары чыккан. Аларда Айрат Җәббаров, Марат Сираев, Илнар Миннекаев, Айрат Хәлиуллов эшләрен намуслы башкаралар.

Технологик нечкәлекләргә килгәндә, шикәр чөгендерен өч сантиметр тирәнлеккә чәчәргә кирәк. Орлыкның сыйфатлы булуы да зарур.

- Новотроицкое бүлекчәсенең 900 гектар җирендә без чөгендернең чит илдән кайтартылган "оригинал" дигән гибрид сортын чәчәбез. Яңа Бүләктәге 635 гектарда "леопард" сорты, Теләнче Тамак бүлекчәсенең 1000 гектар җирендә "леопард" һәм "орикс" сортлы шикәр чөгендере үстерәчәкбез. Моннан тыш, Новотроицкое бүлекчәсе бригадасы Шилнәбаш ягындагы кырда арпаның "РС-1" элиталы сортын игү белән дә мәшгуль. Шикәр чөгендере һәм арпа орлыгының югары уңыш бирә торган сортларын гына сайладык, - диде "Кама" хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Назыйф Гыйльметдинов.

Чәчүне вакытында тәмамлау өчен биредә бөтен мөмкинлекләр бар: техника, агрегатлар төзек, чәчү процессы тулаем механикалаштырылган, эшче куллар да җитәрлек. Игенчеләр өчен иң мөһиме хәзер - һава шартларының уңай торуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы