Авылда да менеджмент кирәк
Узган атнада Тукай районында эш визиты белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов булып китте. Бу вазифага күптән түгел керешкән җитәкче районның алдынгы хуҗалыклары тәҗрибәсен өйрәнеп, аларның егәрлекләрен ачыклау максаты белән килде. Район хуҗалыкларын үстерүнең нинди мөмкинлекләре бар, алардан тиешенчә файдаланалармы? Агросәнәгать комплексларына кагылышлы дәүләт субсидияләренең ярдәме тияме? Крестьян-фермер хуҗалыклары бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйлармы? Министр урынбасарын район башлыгы Фаил Камаев «Миңнехуҗин», «Ханов» крестьян-фермер хужалыгы, «Кама» агрофирмасы, Салих Сәйдәшев исемендәге һәм «Гигант» хуҗалыклары белән таныштырды. «Миңнехуҗин» крестьян-фермер һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда сүз, нигездә, терлекчелек тармагын үстерү юллары турында барды.
Кризиска бирешмәскә иде
Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да яхшы таныш. Монда берничә ел элек районда беренчеләрдән булып терлекчелек тармагын модернизацияләүгә керештеләр. Мерәс бүлекчәсендәге сөтчелек комплексын яңартканга ике ел. Инде Иске Абдул бүлекчәсендә дә тораклар һәм савым залы булган яңа комплекс төзелеп ята. Аны көзгә ачарга планлаштыралар. Бүгенге көндә сәйдәшлеләрнең кара-чуар токымлы 700 баш сыеры бар. Быел Вологдадан тагын 50 баш нәселле тана кайтардылар. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин бу токымны үзләре өчен кулай, дип бәяли. Әлбәттә, тиешенчә ашату һәм тәрбия булганда. Бүгенге көндә хуҗалыкта һәр сыердан 20 литр сөт савыла, шул рәвешле көн саен 14 мең литр сатуга озаталар.
Башкала кунагы хуҗалыкның югары сортлы икмәк үстерү белән шөгыльләнүен дә хуплады. Сүз дә юк, ансат түгел, җаваплы, мәшәкатьле эш. Әмма бүген, дөньякүләм икътисад кризисы янаганда, бу кәсеп сәйдәшлеләр өчен куркынычсызлык мендәренә тиң булачак. Бүгенге көндә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык басуларында эшләр тоткарлыксыз бара. Эшче ресурслар да, орлык та, техника да, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек. Бер үк вакытта амбарларда бодайның «Экада-109», «Ульяновский-105», «Бурлак» сортларын клиентлар өчен әзерләп тутырып яталар. Арпаның «Нур», «Надежный» сортлары яхшы үтә. Сәйдәшлеләрнең химик препаратлар белән эшкәртелгән, калибрланган орлыкларын алырга теләүче күп. Ел саен 2,5-3 мең тонна бөртек сатыла. Министрлык вәкиле сәйдәшлеләрнең эшләрне алдан күреп, табыш алу максатына юнәлтүен хуплады.
Ферма мөдирен алыштыргач, маллар чирләми башлады
«Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгында сүз авыл хуҗалыгында менеджментка игътибар бирү турында барды. КФХ җитәкчесе Равил Миңнехуҗин – танылган бизнесмен. Ул үзенең табышын авыл хуҗалыгы тармагында кулланырга ният иткән. Бүгенге көндә хуҗалыкның 4 мең гектар җире бар. Район башлыгы Фаил Камаев, шуның 600 гектарын быел гына алдылар, дип төгәллек кертте. Соңгы ике елда районда ташландык яткан пай җирләрен куллануга кертү буенча җитди эш алып барылды. Миңнехуҗин бу юнәлештә – лидер. Шуның өстенә, игенчелекне үстерү өчен алдынгы шартлар да тудырыла – быел гына 60 миллион сумлык заманча техника сатып алганнар. Бу – бер трактор, дүрт тырма агрегаты, бер чәчәчү комплексы һәм бер үзйөрешле сиптерткеч.
Ленар Гариповка әле бу көннәрдә генә эшләтеп җибәргән яңа сөт комплексларын күрсәттеләр. Иң заманча җиһазларга корылган бу объектларда 140 баш мал тотылачак. Хуҗалыкта барлыгы 310 баш сыер асрала. Бер сыердан уртача 28 литр сөт савалар. Венгриядән кайтарылган «Гольштино-фриз» токымлы малкайлар 50 литрга якын сөт бирергә сәләтле, ди белгечләр. Моның өчен кешечә шартлар кирәк. Хужалык житәкчесе Равил Миңнехуҗин министрлык вәкиленә авыл хуҗалыгында да менеджмент таләпләрен үтәүнең әһәмиятен искәртте. Кадрлар мәсьәләсе мөһим роль уйный. Бу яктан куркыныч юк, хуҗалыкта хезмәт хакы югары, эшчеләр тулай тораклар белән тәэмин ителгән, социаль уңайлыклар тудырылган. Ә менә җаваплы белгечләрне дөрес сайлау мөһим. Мисал итеп җитәкче күптән түгел управляющийны алыштыруларын искә алды. Яңа идарәче килгәч, маллар азрак авырый башлаган, сөт арткан – бу күрсәткечләр саннарда чагыла. Авыл хуҗалыгын үз иткән бизнесмен амбицияләрен дә яшерми. Тиздән югары сортлы сөт белән эшләүче «Данон» фирмасы белән хезмәттәшлек оештырачакбыз, ди. КФХ хәзерге вакытта аена 3,5 миллион сумлык сөт сата. Димәк, сөттән табыш тагын артачак. Равил Миңнехуҗин сөтчелек тармагының отышлы булуын ассызыклый, товарың өчен шундук акча керә, ди.
ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов, хуҗалыкның перспективалы булуын күздә тотып, киләчәктә нәселле сыерлар үрчетү юнәлешендә эшләргә тәкъдим итте. Тукай районында андый хуҗалыклар берничә – «Миңнехуҗин» крестьян фермер хужалыгы, Сәйдәшев исемендәге һәм «Гигант» хуҗалыклары.
Резидә Юсупова.
/ Р. Зәкиев фототосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев