15 апрель 2020 яңалыклары
-
Ләйлә Фазлыева Татарстанда 9 Май нинди форматта узачагын әйтте
«Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы күздә тотылмый», — диде
-
Бәхил бул, Хәлимә апа...
Күп еллар «Якты юл» газетасының иң актив хәбәрчесе булган тыл ветераны Хәлимә апа Гыймазова вафат. Моны ишеткәч, табан астымда идән шуышкандай булды. Кайгы-хәсрәтләргә баш бирмәс илаһи зат иде ул.
-
Авылда да менеджмент кирәк
Узган атнада Тукай районында эш визиты белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов булып китте. Бу вазифага күптән түгел керешкән җитәкче районның алдынгы хуҗалыклары тәҗрибәсен өйрәнеп, аларның егәрлекләрен ачыклау максаты белән килде. Район хуҗалыкларын үстерүнең нинди мөмкинлекләре бар, алардан тиешенчә файдаланалармы? Агросәнәгать комплексларына кагылышлы дәүләт субсидияләренең ярдәме тияме? Крестьян-фермер хуҗалыклары бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйлармы? Министр урынбасарын район башлыгы Фаил Камаев «Миңнехуҗин», «Ханов» крестьян-фермер хужалыгы, «Кама» агрофирмасы, Салих Сәйдәшев исемендәге һәм «Гигант» хуҗалыклары белән таныштырды. «Миңнехуҗин» крестьян-фермер һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда сүз, нигездә, терлекчелек тармагын үстерү юллары турында барды.
-
Чәчүгә чыктылар
Якшәмбе көнне Тукай районы игенчеләре язгы чәчүгә старт бирде.
-
Безнең ишегалдында да бәйрәм булыр
«Безнең ишегалды» программасы кыссаларында «Татарстан» совхозы поселогында масштаблы чистарту эшләре тәмланып килә. Әлеге поселок – быел республика программасына кергән өч җирлекнең берсе. Тукай районында әлеге проект кысаларында 85 күпфатирлы йорт территориясе төзекләндереләчәк.
-
Разил Вәлиев: Конституциягә төзәтмәләр татар мәдәниятен саклап калырга ярдәм итәчәк
Төзәтмәләр нигезендә Россия Федерациясе аның барлык халыкларына туган телне саклау һәм аны үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли.
-
Төркем ябылды
WatsApp кушымтасында эшләүче «Тукай районы яңалыклары» төркеме үз эшчәнлеген туктатты.
-
Постлар көчәйтелде
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен ЮХИДИ постлары көчәйтелде. Алар сигез урында: Казан, Түбән Кама, Сарман, Минзәлә, Шилнә, Боровецкий, Суыксу, Әҗмәкәй юлларында тора.
-
Таләпләр катгыйлана
Коронавирус инфекциясен кисәтү буенча көн саен узучы штабта район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов, районда COViD-19 вирусы йоктыручылар юк, дип белдерде. Бүгенге көндә 40 кеше карантинда. Бу санның артуы читтән кайтучыларның үзизоляция таләпләрен үтәмичә кешеләр белән аралашуына бәйле.