Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Алмаз» хуҗалыгы мөгезле эре терлек өчен яфраказыгы әзерләүгә тотынды

Район хуҗалыкларында мөгезле эре терлек өчен яфраказыгы әзерләү эшләре бара. Вакытны кулдан ычкындырмас өчен авылда ул төр азыкны җитәрлек әзерләп калу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышалар. Кнәз авылының мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, шулай ук «Лебедушка» балалар бакчасы эшчеләре «Алмаз» хуҗалыгына яфраказыгы әзерләүдә булышлык күрсәттеләр. Кышкы көннәрдә әлеге төр витаминлы азык...

Район хуҗалыкларында мөгезле эре терлек өчен яфраказыгы әзерләү эшләре бара. Вакытны кулдан ычкындырмас өчен авылда ул төр азыкны җитәрлек әзерләп калу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышалар. Кнәз авылының мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, шулай ук «Лебедушка» балалар бакчасы эшчеләре «Алмаз» хуҗалыгына яфраказыгы әзерләүдә булышлык күрсәттеләр.

Кышкы көннәрдә әлеге төр витаминлы азык яшь маллар өчен бик кирәк. Яфраказык әзерләүдә катнашучы бюджет тармагы хезмәткәрләре табигать кочагында рәхәтләнеп эшләделәр, дип язды безгә Кнәз авылыннан хәбәрчебез Тамара Тузеева.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев