16 июнь 2016 яңалыклары
-
Тракторларның техник торышын тикшерәләр
Бу көннәрдә районда ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Трактор-Прицеп» дип аталган чара алып барыла. Юл-патруль хезмәте инспекторлары чара барышында тракторларга, юл-төзелеш машиналарына һәм аларның прицепларына аерата игътибар бирәчәк, йөртүчеләрнең кагыйдәләрне үтәүләрен тикшерәчәк. Татарстан Республикасында бүгенге көнгә 81 меңнән артык шундый техника теркәлгән. Алар арасында техник күзәтү үтмичә, билгеләнгән кагыйдәләрне бозып файдаланылучылары да...
-
Кагыйдә бозуларның иң күбе – тизлекне арттыру
Май аенда район юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 2 кеше үлде, 11 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Матди зыян белән бәйле 97 һәлакәт булды. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре ай дәвамында юллардагы хәлне тотрыклыландыру максатыннан 6 тапкыр профилактик рейдка чыкты. Чаралар барышында алар юл йөрү...
-
«Алмаз» хуҗалыгы мөгезле эре терлек өчен яфраказыгы әзерләүгә тотынды
Район хуҗалыкларында мөгезле эре терлек өчен яфраказыгы әзерләү эшләре бара. Вакытны кулдан ычкындырмас өчен авылда ул төр азыкны җитәрлек әзерләп калу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышалар. Кнәз авылының мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, шулай ук «Лебедушка» балалар бакчасы эшчеләре «Алмаз» хуҗалыгына яфраказыгы әзерләүдә булышлык күрсәттеләр. Кышкы көннәрдә әлеге төр витаминлы азык...
-
"Якты юл" га 25 июньгә кадәр язылырга мөмкин
2016 елның икенче яртысына республика һәм район газеталарына язылу 25 июньгә кадәр озайтылды. Тукай районы һәм республика яңалыкларын сезгә "Якты юл"("Светлый путь") газетасы җиткерер. Язылу бәясе: почта бүлекләре аша - 588 сум. Әлегә кадәр язылмаган булмасагыз, бу эшне озакка сузмагыз, алга таба да бердәм булыйк, бергә калыйк!
-
Тукай районы мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары чираттагы БДИ тапшыра
Бүген 11 нче сыйныф укучылары , барысы 98 егет һәм кыз чираттагы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар - бу юлы информатика һәм ИКТ белән тарихтан. 14 июньдә чит телләрдән һәм биологиядән имтиханнар үтте. 20 июньдә - химия белән физикадан , ә 22сендә быел соңгы БДИ -химиядән узачак. Аннары резерв көннәре каралган.
-
Рус теле буенча олимпиадада катнаштылар
Рус теле көне кысаларында 6 июньдә Казанда туган телдә (русча түгел) белем бирүче мәктәпләр укучылары өчен рус теле буенча III халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы үтте. Безнең районнан анда укыту-методика бүлеге методисты Эльмира Вәгыйзова, рус теле укытучылары Земфира Гарифуллина, Тәскирә Шәмсетдинова катнаштылар. Теләнче Тамак мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Рузилә Ямалова (укытучысы...
-
«Нечкәбил-2016» бәйгесенең сайлап алу туры 22 июньдә үткәрелә
XII республикакүләм «Нечкәбил-2016» дип аталган ана һәм гаилә конкурсы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Әлеге бәйгедә катнашырга теләге булганнар 1 июльгә кадәр заявкалар тутырып тапшырырга тиеш. Тулырак мәгълүмат www.nechkebil.ru сайтында. Телефон: +7 (843) 205-58-09. «Нечкәбил-2016» республикакүләм бәйгесенең сайлап алу туры безнең районда 22 июнь көнне үткәрелә.