Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кәбестә җыеп алырга без дә булыштык

«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында соң өлгерә торган кәбестә уңышын җыю бара. Көннәр кинәт суытып, вакыт ашыктырганлыктан, бу культураны җыю буенча өмә оештырылды. Анда район хакимиятендә, аның бүлекләрендә эшләүчеләр катнашты. Бу мөһим чарадан «Якты юл» газетасы редакциясе коллективы да читтә калмады. Өмә әйбәт оештырылган иде. Өстән явып торган яңгыр да эшне туктатмады.

«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында кәбестә культурасы быел 45 гектар мәйданны били. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 15 гектарга кимрәк. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов белдерүенчә, елына күрә уңыш ярыйсы гына - гектарыннан 810 центнер чыга.
- Без барлыгы 80-85 тонна уңыш чыгар дип планлаштырабыз. Быел Голландия сортлы кәбестәләр утырттык, алар арасында соң өлгерә торганнардан «бузуни», «аривист» дигәннәре дә бар, - диде Ришат Сәхәбетдинович.
Өмәчеләрне җомга көнне район хакимияте бинасы яныннан автобуслар килеп алды. Кырга барып җиткәч, «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгы хезмәткәрләре безгә эш кораллары таратып чыктылар, нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Тиз арада кәбестә рәтләренә басып эшкә керештек. Һава шарты начар булуга карамастан, өмәгә килгән һәрбер кеше тырышып эшләде, үзенә билгеләгән рәтне тизрәк тәмамларга тырышты. Ә рәтне чыгуга исә безне кайнар чәй белән тәмле коймаклар көтеп тора иде. Күңелләребезне күтәргән, безне тәмнүшкәләр белән сыйлаган апаларга рәхмәт.
Елның-елында «Чаллы яшел­чәсе»­ндә кәбестә каерылып уңа. Көзге вакыт бик кыска булганлыктан, еш кына хуҗалык хезмәтчәннәре бу культураның уңышын җыеп бетерә алмыйлар. Өмәләр шуңа оештырыла да. Быел да Башкарма комитет хезмәткәрләре дә, авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләүчеләр, районның авыл җирлекләреннән килүчеләр, хуҗалыкның үз белгечләре, бюджет хезмәткәрләре дә бихисап булды. Менә шундый уртак тырышлык белән хуҗалыкта үскән кәбестәне югалтуларсыз җыеп алу планлаштырыла.
P.S. Бездән соң, Ришат Сәхәбетдинович әйтүенчә, аларга булышырга физик культура, спорт һәм туризм академиясе укытучылары һәм студентлары да килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында авыл хуҗалыгы