Көннәр җылына: түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы арта
җәмгыять

Көннәр җылына: түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы арта

Карлы һәм буранлы көннәрдә аеруча уяу булу сорала. Чөнки түбәләрдән кар-боз төшү куркынычы арта. Саклык кагыйдәләрен үтәмәү бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин.

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә һава температурасы -3..-8 градуска кадәр җитәчәк, дип саный синоптиклар. Җепшек кар явуы көтелә, хәтта карлы яңгыр яву ихтималы да бар. Бу исә, йорт түбәләреннән кар төшү куркынычын тудыра. Шуңа күрә аеруча игътибарлы булырга һәм саклык чараларын күрергә кирәк. Балаларга түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычын аңлатып, биналар янында йөрүнең хәвефле булуын алдан ук кисәтү зарур. Бу кагыйдә, әлбәттә, олыларга да кагыла. Машиналарны йортлар тирәсеннән ераграк куярга, кисәтү билгеләре куелган урыннарны читләтеп үтәргә кирәк.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев