Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары рейдка чыкты
Укучыларның көзге каникуллары чорында район ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Радик Гатауллин һәм Түбән Суыксу авылының яшь ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча профилактик чара уздырдылар. Алар авылның «Ак каен» балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән очраштылар, аннан соң профилактик рейдка чыктылар. Чара барышында яктылык кайтаргыч элементлар...
Укучыларның көзге каникуллары чорында район ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Радик Гатауллин һәм Түбән Суыксу авылының яшь ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча профилактик чара уздырдылар. Алар авылның «Ак каен» балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән очраштылар, аннан соң профилактик рейдка чыктылар. Чара барышында яктылык кайтаргыч элементлар куллануга махсус игътибар бирелде, балаларга һәм машина йөртүчеләргә шундый элементлар, аңлатма кәгазьләре таратылды, дип хәбәр итәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев