11 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары рейдка чыкты
Укучыларның көзге каникуллары чорында район ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Радик Гатауллин һәм Түбән Суыксу авылының яшь ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча профилактик чара уздырдылар. Алар авылның «Ак каен» балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән очраштылар, аннан соң профилактик рейдка чыктылар. Чара барышында яктылык кайтаргыч элементлар...
-
Борылыштан чыкканда юл бирмәгән
8 ноябрь көнне Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының бишенче километрында «КамАЗ» машинасы борылыштан чыкканда төп юлдан килүче «БОГДАН 2110» автомобиленә юл бирми һәм алар бәрелешә. Нәтиҗәдә, җиңел машинада баручы, Бәтке авылында яшәүче 20 яшьлек егет төрле җәрәхәтләр ала, медицина бригадасы аны БСМПга алып китә.
-
Газета юбилеен билгеләп үтә
Җитмешенче еллар туган төбәгебез тарихына искиткеч бай сәхифәләр язды: Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелеше яңа үсеш алды, илдә тиңе булмаган авыр йөк күтәрешле Кама автомобильләр төзү заводына нигез салынды. Чаллыбызга илнең төрле якларыннан төзүчеләр агыла башлады.
-
Хәзер компенсацияне Интернет аша рәсмиләштереп була
Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында балалар бакчасы өчен түләнә торган акчадан төп һәм өстәмә компенсацияләрне кайтару өчен гаризаны рәсмиләштереп була. Моның өчен порталда «Шәхси кабинет» аша «Социаль яклау» категориясен табып, «Социаль яклау оешмасына гариза бирү хезмәтләре» аша «Төп компенсациягә гариза бирү» яки «Өстәмә компенсациягә гариза бирү» баскычларын үтәргә...
-
«ТАТМЕДИА» генераль директоры Андрей Кузьмин Флүр Шафиковка рәхмәтен белдерде
Республикада «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» хәйрия акциясе янәдән старт алды. Әлеге акция кысаларында «Күзкәй» ягулык станциясе житәкчесе Флүр Шафиков Күзкәй авылы өлкәннәрен район газетасы «Якты юл»га яздырды. Киләсе 2017 елның беренче яртыеллыгында 110 гаиләгә «Якты юл» газетасы килеп торачак. Әлеге игелекле эше өчен авыл өлкәннәре Флүр Хатыйп улына бик рәхмәтле....
-
Аракыны законсыз сату турында хәбәр җибәрүчеләргә акча түләү дәвам итә
«Халык контроле» мәгълүмат порталында алкоголь продукциясен законсыз рәвештә җитештерү һәм сату турында хәбәр җиткерүчеләргә акчалата бүләк бирү дәвам итә. ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп, «Халык контроле» бүлекчәсендә «Сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спиртын, составында алкоголь һәм спирт булган продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнешкә кертү» категорияләре буенча мәгълүмат җибәрсәң, 1000нән...