Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда 14 яшьлек кызның питбайкта йөрүе үлем белән тәмамланган

Бөгелмә районының Иске Исаково авылында балигъ булмаганнар катнашында җитди юл һәлакәте булган. Питбайк белән идарә иткән 14 яшьлек кыз баганага бәрелеп үлгән, 13 яшьлек малай хастаханәгә озатылган.

Бөгелмә районында балалар катнашында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 2026 елның 29 маенда кичке сәгать 17:30 тирәсендә Иске Исаково авылының Совет урамы буйлап питбайк белән баручы 14 яшьлек кыз транспорт чарасы белән идарәне югалткан. Нәтиҗәдә мототехника ут баганасына килеп бәрелгән.

Алган җәрәхәтләрдән үсмер кыз һәлакәт урынында ук җан биргән. Аның белән бергә булган 13 яшьлек малай төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

Фаҗиганең барлык шартларын ачыклау өчен вакыйга урынына Бөгелмә шәһәр прокуроры Ришат Шакиров килгән. Әлеге факт буенча процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышы прокуратура контролендә тора.

Фото (видеодан скриншот) һәм мәгълүмат ТР Прокуратурасының МАХ каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев