«Язгы каникуллар»
Район ЮХИДИ бүлеге 23 марттан 5 апрельгә кадәр «Язгы каникуллар» дип аталган профилактик чара үткәрә. Акция каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан уздырыла. Чөнки балалар катнашындагы юл һәлакәтләре нәкъ менә аларның яллары вакытында ешая. Акция барышында балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү, ата-аналар җыелышларында катнашу, «Бала – иң мөһим пассажир» чарасы кысаларында пассажир балаларны йөртүне тикшерү кебек мероприятиеләр каралган.
2022 елның ике аенда республика юлларында балалар белән бәйле 41 һәлакәт теркәлгән. Аларда 2 бала үлгән, 42се имгәнүләр алган. Зыян күрүчеләрнең күпчелеге җәяүле балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев