Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яз кызы – Нәүрүзбикә дә килеп җитәр!

Нәүрүз - яңа көн, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Элекке заманнарда Нәүрүз көннәрендә, йорттан – йортка кереп, Нәүрүз әйтеп йөрү гадәте булган. Нәүрүз көнне көн белән төн тигезләшә. Шушы көннән соң көн озыная башлый. Тиздән җылы яклардан туган өйләренә кошлар да кайтыр, җирләр кардан ачылыр, үләннәр шытып чыгар, чәчәкләр калкыр, язгы кыр эшләре башланыр. Яз кызы – Нәүрүзбикә дә килеп җитәр!

Шушы матур гадәтләрне искә алып без дә Яңа Бүләк мәдәният йорты янында бу матур
бәйрәмне үткәрергә булдык, авылыбыз мәктәбе укучылары белән өйдән-
өйгә йөреп төрле әйтемнәр әйтүне дә өйрәндек һәм бәйрәм барышында
бу матур гадәтне килгән тамашачыга җиткерергә тырыштык. Бәйрәм
рухына уралып җырлап- биеп тә күңел ачтылар бәйрәмгә килгән һәрбер
тамашачы һәм катнашучы балалар да.
“Ай-яй-яй! Бу нинди хәл тагын! Минем рөхсәтемнән башка нинди
бәйрәм тагын, ә-ә, Яз кызы – Нәүрүзбикәне каршы аласызмени?
Оныттыгызмыни, әле яңа гына мине – Кышны каршы алган идегез!”- дия-
дия Кыш Бабай да килеп керде әле бәйрәмебезгә! Яз кызы – Нәүрүзбикә
генә сынатмады “Әйдә булмаса, Кыш бабай көчебезне сынап карыйк!”-
диеп бау тартышырга тәкъдим ясады, билгеле Яз кызы- Нәүрүзбикә
ярышта җиңде шул, чөнки “Яз “ көннән – көн яңа көч һәм ныклы адымнар
белән атлый, ә Кыш Бабай җиңелүен танып китәргә мәҗбүр булды. Яз
кызы Нәүрүзбикә балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнады, килгән
һәрбер кеше ялындырып та тормыйча җырлап – биеп күңел ачтылар. Ә
инде соңыннан барлык катнашучылар кайнар коймак һәм тәмле чәй
белән сыйландылар, уеннарда катнашучыларга татлы призлар да
таратылды. Нәүрүз - яз бәйрәме, яшьлек бәйрәме! Нәүрүз бәйрәме
тарихның үзе кебек үк борынгы, безнең көннәргә ерак гасырлардан
килгән. Ул халкыбызның озын- озын юллар узуын исебезгә төшерә...
Кабат югалтмыйк без бу бәйрәмне, хәтерен югалтканнар- хыялын да
югалта! Нәүрәз котлы, мөбәрәк булсын, дуслар, туганнар! Барчабызга
бәхет- шатлык, ныклы сәламәтлек алып килсен быелгы язлар!
Табыннарыбыз мул, илләребез тыныч булсын!

Дилбәр Гыймазетдинова – Яңа Бүләк мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев