“Якты юл” газетасы сәүдәгәр Хәлфиннар турындагы сорауга җавап эзли
«Якты юл» газетасының материаллары сайтта һәм , язганыбызча, Фейсбуктагы битендә дә урнаштырыла. Күптән түгел анда Теләнче Тамак авылы янындагы "Байлар" буасында ташу видеоязмасын куйган идек. Язма астында Казанда яшәүче Фәридә ханым Сафина сорау бирде. Ул буаның исеме "Байлар" булуы Хәлфиннар белән бәйлеме , дип кызыксынды. Бу сорауга җавап эзләп, без...
«Якты юл» газетасының материаллары сайтта һәм , язганыбызча, Фейсбуктагы битендә дә урнаштырыла. Күптән түгел анда Теләнче Тамак авылы янындагы "Байлар" буасында ташу видеоязмасын куйган идек. Язма астында Казанда яшәүче Фәридә ханым Сафина сорау бирде. Ул буаның исеме "Байлар" булуы Хәлфиннар белән бәйлеме , дип кызыксынды. Бу сорауга җавап эзләп, без Рубис Зариповка мөрәҗәгать иттек. Ул әлеге авылның тарихы белән кызыксынып, барлап, мәгълүматны туплап, берничә китап чыгарган. Рубис абый күптән түгел яңартылган буа, аның атамасы һәм татар сәүдәгәрләре турында шактый кызыклы итеп сөйләде.
"Теләнче Тамак авылы ике елга - Теләнче һәм Иганәнең кушылган урынында, ягъни тамагында урнашкан. Иганә елгасының күрше Останково авылына таба аккан урынындагы хәзерге зур буа элек тә булган. Теләнче Тамак авылында яшәүчеләрнең аны "Байлар" буасы дип атавы исә, күршедәге рус авылы янында яшәгән , усал, хәтта кансыз булган бай алпавыт Любовь Останкова белән бәйледер,мөгаен.
Ә инде Хәлфиннарга килсәк, аларның шушы елгаларда, тик башка урыннарда өч буасы, аларда өч тегермәннәре булган. Алар игенчелек белән шөгыльләнгән, тегермәннәрдән авыл кешеләре дә файдаланган. Бик яхшы сыйфатлы онны эшмәкәрләр чит илләргә, әйтик Венгрия, Германиягә дә саткан. Авылда бүгенге көндә дә танылган сәүдәгәрләр чорыннан сакланып калган таш биналар - ике мәчет һәм ашлык саклау урыннары да бар.
Мәдрәсә биналары белән тулы комплекс төзегән бер катлы кирпеч мәчет XIX гасырның икенче яртысында Минзәләнең икенче гильдия сәүдәгәре Зариф Садыйк улы Хәлфин акчасына салынган.
Зариф бай даими рәвештә Теләнче-Тамакта яшәгән, икмәк, чәй һәм шикәр белән сәүдә иткән. Улкиң күләмдә хәйриячелек белән шөгыльләнгән, үз авылындагы мәчеткә һәм җәдид мәдрәсәсенә матди ярдәм күрсәтеп торган.
Теләнче-Тамак мәдрәсәсе Уфа губернасындагы иң алдынгы уку йортларының берсе булган. Анда XX гасыр башында 104 шәкерт дәресләр алган. Аларны ахун Морзагабдрахман Габделзакиров укыткан. Әлеге мәдрәсәне заманында юрист-галим, Баку университетының ректоры Мөхәммәтнәҗип Латыйф улы Хәлфин (1886-1938) тәмамлаган.
Теләнче-Тамак авылындагы икенче мәхәллә 1878 елда оешкан. Шул ук чорда сәүдәгәр З.С.Хәлфин агач мәчет салдырган. Ул искергәч, 1913 елда мәхәллә халкы яңа мәчет төзү турында карар кабул иткән. 1914 елның сентябрендә төзелеш тәмамланган. Мәчет "Бертуган Хәлфиннар" ("Хальфины братья") ширкәте акчасына төзелгән.
"Бертуган Хәлфиннар" ширкәте З.С.Хәлфин инициативасы белән 1902 елның 1 январенда оешкан. Зариф бай тәҗрибәле эшкуар булган, сәүдә эшенә үзенең бертуганнарын (Әхмәт, Шакир, Салих, Сабир) да тарткан. Ширкәтнең идарәсе Яр Чаллыда урнашкан. Хәлфиннәрнең устав капиталы 150 мең сум күләмдә билгеләнгән".
"Язмышларны Тәңре яза " дигән китабында журналист Гөлчәчәк Галиева исә танылган татар эшмәкәрләре турында болай дип яза:
"Кемнәр алар Хәлфиннәр? Бу атаклы нәселнең чылбыры кемнән башлана? Бу якларга ничек килеп чыкканнар? Нәсел башында Сәгыйть Хәлфин торган. Ул Казанның Иске татар бистәсендә, Хәсән Айтуган улы гаиләсендә 1732 нче елда туган. Аның гомере мөгаллимлектә үтә. Сәгыйть Хәлфин 1785 нче елда вафат була.
Улы Исхак Хәлфин дә әтисе эшен дәвам итә. Ул тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Ул чакта татар теле бик күп дәүләтләр белән халыкара аралашу теле булып исәпләнә.
Исхак Хәлфиннең икенче улы Садыйк Хәлфин. Башка туганнарыннан аермалы буларак, үзен хуҗалык өлкәсендә зур оештыручы итеп таныта. Хәзерге телдә без аны эшмәкәр дияр идек. Ул берничә мәртәбә Минзәлә ярминкәләрен күреп кайта. Аңарда шул якларда үз эшчәнлеген җәелдереп җибәрү хыялы кузгала. Ул Чаллы шәһәреннән ерак түгел Теләнче Тамак авылында җир сатып ала.
Садыйк, Габдрахман Хәлфиннәрнең Теләнче- Тамакка килгәндә артык зур байлыклары булмаган. Алар Биклән сәүдәгәре Хаматшаның кызларына өйләнгәннәр. Сәүдәгәр Хаматшаның ир балалары булмаган. Әтиләренең кызларына 33 әр мең сумлык мирасы калган. Шул акчага Хәлфиннәр сәүдә эшен башлап җибәргәннәр. Шул вакыттан башлап бу авылда Хәлфиннәр нәселе дәвам итә башлый. Хәлфиннәр чорында Теләнче -Тамак мәдрәсәсенең чәчәк аткан чоры була. Малайлар өчен кызыл кирпечтән ике катлы, ә кызлар өчен агачтан мәдрәсәләр төзелә. Таш мәктәп карабодай кибәге ягып җылытылган. Мәктәпнең подвалына урнашкан мичнең төтене стена эчендәге юллардан узган һәм мәктәп стена аша җылынган".
Беренче фотода: Нәгыймулла белән Хәдичә (югарыда телгә алынган Мөхәммәтнәҗип Латыйф улы Хәлфиннның бертуган энесе Газиның кызы) Халфиннар, кызлары Һаҗәр. 1910 елгы фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев