21 апрель 2016 яңалыклары
-
Исерек килеш рульгә утыручылар турында ЮХИДИгә хәбәр итегез
Юлда автомобильләр арткан саен исерек килеш рульгә утырып һәлакәт чыгаручылар да арта. Бүген андыйларга бирелә торган төп җәза - машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү. Ләкин йөртүгә хокукы булмауга да карамастан, кайберәүләр руль артына утыруларын дәвам итәләр. Мондый очракларны кисәтү максатыннан, район ЮХИДИ бүлеге исерек килеш машина йөртүчеләргә бирелә торган җәза...
-
Атаклы бригадир, остаз, киңәшче
«Энергетик» мәдәният сараенда үткән олы тантанада илебез каршындагы казанышлары өчен Геройлар исеменә лаек булган шәхесләрне атадылар. Район башлыгы Васил Хаҗиев безнең арабызда бүген дә исән-сау сафта булган каһарман, Казаклар авылы егете Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллин исемен искә алды. Зал бер мәлгә гөрләтеп кул чапты. Нигъмәтулла тыйнак кына урыныннан күтәрелеп, кызыксынучан...
-
Бикләндә Тукай районының «Балкыш» ветераннар конкурсы кысаларында концерт узды
Бу көннәрдә Биклән мәдәният йортында районыбызның «Балкыш» ветераннар конкурсы кысаларында зур концерт булды. Авылдашларга hәм килгән жюри әгъзаларына өлкән буын үзешчәннәребез эчтәлеге бик бай, кызыклы, матур программа әзерләгән иде. Концерт «Хәтфә» фольклор ансамбле башкаруында сугыштан соңгы чорларда Хуҗи Мәрдиев җитәкләгән «Молотов» колхозы хезмәтчәннәренең печән өстен тәмамлауга багышланган «Хезмәт бәйрәме» дип...
-
«Һәр буынга яшьтәш Тукай» дип аталган флэшмоб уздырылды
Габдулла Тукайның туган көне - дөньякүләм шигърият бәйрәме һәм халкыбызның сөекле шагыйренә булган хөрмәтен күрсәтүче тантана. Быел шагыйрьнең 130 еллык юбилее уңаеннан, Чаллының шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге кызыклы чаралар үткәрде. Ул шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, әдәби мирасын яктыртучы «Без - Тукайлы халык» исемле айлык...
-
Күзкәй укучылары ветеран-спортчы, Мулланур Сабиров белән очрашты
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" значогыннан - Олимпиада медальләренә! Совет кешеләрен йөгерү, йөзү, штанга күтәрүгә һәм башка спорт төрләренә дәртләндергән ГТОның лозунгысы нәкъ шулай аталган. Миллионлаган совет спортчысы халыкара ярышларда җиңү яулаган. Гомумән, спорт төрләре буенча аларга тиңнәр булмаган.19 90 елларда бетеп торган ГТОның яңадан кайтуын без хуплап каршы алдык. Укучы...
-
Концерт-кичәгә чакырабыз
23 апрель 16 сәгатьтә ГЭС бистәсе 7 комплекс белән Сидоровка арасында урнашкан Комсомол паркына Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган концерт-кичәгә чакырабыз. Гаиләләрегез белән килеп табигатьтә күңел ачып, шигырь, җыр тыңлап китегез. Кичә рус һәм татар телендә алып барыла. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+
-
“Якты юл” газетасы сәүдәгәр Хәлфиннар турындагы сорауга җавап эзли
«Якты юл» газетасының материаллары сайтта һәм , язганыбызча, Фейсбуктагы битендә дә урнаштырыла. Күптән түгел анда Теләнче Тамак авылы янындагы "Байлар" буасында ташу видеоязмасын куйган идек. Язма астында Казанда яшәүче Фәридә ханым Сафина сорау бирде. Ул буаның исеме "Байлар" булуы Хәлфиннар белән бәйлеме , дип кызыксынды. Бу сорауга җавап эзләп, без...
-
Тукай районы ветераннары спорт ярышына әзерләнә
6 май көнне Тукай районының Сосновый Бор поселогында район ветераннары арасында спартакиада узачак. Ярыш берничә юнәлешне үз эченә ала: Җиңел атлетика Өстәл теннисы Пуля белән коралдан ату Дартс Теләүчеләрөчен ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге дә каралган.