Васил Хаҗиев “Фидәкарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде
Бүген Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Васил Гариповичны республика җитәкчелеге исеменнән ихластан котлады һәм "Фидәкарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде. Васил Хаҗиев 1957 елгы, элеккеге Минзәлә, хәзерге Тукай районы Күзкәй авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач...
Бүген Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Васил Гариповичны республика җитәкчелеге исеменнән ихластан котлады һәм "Фидәкарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде.
Васил Хаҗиев 1957 елгы, элеккеге Минзәлә, хәзерге Тукай районы Күзкәй авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач 1982-91 елларда Тукай районы Мәләкәс авылында баш инженер, колхоз рәисе булып эшли. 1991-93 елларда Яр Чаллы шәһәре мэриясендә хезмәт итә. 1993-97 елларда Тукай районы администрациясе башлыгы була. Һәм Яр Чаллы шәһәре элеваторында, Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы башкарма комитетында эшләгәч, янәдән Тукай районына кайта. 2010 елдан Васил Хаҗиев - Тукай муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев