6 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Васил Хаҗиев “Фидәкарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде
Бүген Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Васил Гариповичны республика җитәкчелеге исеменнән ихластан котлады һәм "Фидәкарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде. Васил Хаҗиев 1957 елгы, элеккеге Минзәлә, хәзерге Тукай районы Күзкәй авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач...
-
Картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүчеләр арасындагы фестивальдә якташыбыз җиңү яулады
Республикада инде икенче тапкыр «Минем елларым - минем байлыгым» конкурс-фестивале уздырыла. Анда картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүчеләр катнаша. Быелгы фестивальдә Тукай районыннан Рафил Галимов хореография конкурсында җиңүче булды.
-
Ул халык өчен эшләде
«Дөрләп янды һәм сүнде», дип әйтә үзенең 35 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше Иван Васильевич турында Зинаида Михайловна. Иван Чернов (1952-2009), милиция подполковнигы, 25 ел районның Эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән. Тумышы белән районыбызның Борды авылыннан, Зинаида белән алар бер сыйныфта укыганнар, мәктәп елларында ук дус булганнар.
-
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне
Барыгызны да республикабызның төп Законы - Конституция кабул итү көне белән котлыйм. Бердәмлек, теләктәшлек, хезмәттәшлек - күпмилләтле районыбыз үсеше, халкыбызның иминлеге өчен иң кирәкле шартлар булып тора. Ә Конституциябез исә әлеге шартларның ныклы булуын тәэмин итә, аларның какшамас гаранты. Татарстан Республикасы Конституциясе - төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин...