Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Үткән төндә Татарстан белән чиктәш Самара өлкәсе күгендә Украина пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде

Үткән төндә Русиянең һава һөҗүменнән саклану системалары илнең төрле төбәкләрендә Украинаның 185 пилотсыз очкычын бәреп төшергән.

Төнлә Россиянең һава һөҗүменнән саклану системасы РФның төрле төбәкләрендә, шул исәптән Самара өлкәсе территориясендә Украинаның 185 төрле пилотсыз очкычын юк иткән, дип хәбәр итте РФ Саклану министрлыгы.

Шулай ук Азов диңгезе акваториясе, Әстерхан, Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Курск, Ростов, Саратов өлкәләре, Краснодар крае, Кырым Республикасы һәм Кара диңгез территориясендә берничә пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән.

Татарстанда Мәскәү вакыты белән 2:54 сәгатьтән пилотсыз очкыч һөҗүменә каршы режим кертелде. Мәскәү вакыты белән 4:40 сәгатьтә Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләргә да кисәтүләр җибәрелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләргә яшеренү урыннарына керергә киңәш итте. Мәскәү вакыты белән 6:19 сәгатьтә Кама аръягында пилотсыз очкыч куркынычы режимы бетерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев