Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы көрәшчесе Илназ Рамазанов Россия беренчелегендә җиңде

16-18 март көннәрендә Казан шәһәрендә милли Көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Спортчылар барлыгы 21 регионнан җыелган иде. Татарстан Республика җыелма командасы составында Тукай районы Биклән авылы егете Илназ Рамазанов та көрәште. 17 яшьлек көрәшченең яшь буенча 93, авырлык буенча 15 көндәшчесе бил алышты. 70 кг авырлыкка кадәрге үз категориясендә тукайлы...

16-18 март көннәрендә Казан шәһәрендә милли Көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Спортчылар барлыгы 21 регионнан җыелган иде. Татарстан Республика җыелма командасы составында Тукай районы Биклән авылы егете Илназ Рамазанов та көрәште. 17 яшьлек көрәшченең яшь буенча 93, авырлык буенча 15 көндәшчесе бил алышты. 70 кг авырлыкка кадәрге үз категориясендә тукайлы җиңү яулады. Илназ Рамазановны һәм аның тренеры Марат Мөхәммәдиевне район башлыгы Фаил Камаев котлады һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Илназ Рамазанов Түбән Кама шәһәрендә Нефтехимия һәм нефть эшкәртү көллиятенең 4 нче курсында белем ала. Быел инде ул Мамадыш районында узган көрәш буенча ТР беренчелегендә һәм билбаулы көрәш буенча ТР беренчелегендә җиңү яуларга өлгергән. Илназ әлеге ике спорт төре буенча спорт мастерына кандидат булып тора. 18 яше тулгач исә аны спорт мастеры дәрәҗәсенә тәкъдим итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев