26 март 2018 яңалыклары
-
Кемероводагы янгын корбаннары гаиләләренә берәр миллион сум бирәчәкләр
25 мартта "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгында 64 кеше һәлак булган. Кемероводагы янгын корбаннары гаиләләренә берәр миллион сум бирәчәкләр, дип хәбәр итә ТАСС. Төбәк губернаторы Аман Тулеев сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучыларның туганнары акчалата ярдәм алачак, дип белдергән. Шулай ук Кемерово өлкәсе башлыгы туганнары һәлак булган гаиләләргә махсус психологик...
-
Казанда йөзгә якын кеше тиз арада намаз укырга өйрәнү дәресләренә килде
«Бер көндә белем алу мәктәбе»ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә Казанның Гәлиев мәчетендә уза. Казанда йөзгә якын кеше тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу дәресләренә килде. Кичә, 25 мартта, Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә яңа белем бирү проекты старт алды, дип хәбәр...
-
Саратовта Коръәнне иң яхшы белүчеләрне ачыклаганнар
«Сез Коръәнне беләсезме?» викторинасын ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында оештырганнар. Саратовның «Шәех Сәед» мәдрәсәсендә «Сез Коръәнне беләсезме?» дигән темага викторина узган. Бу хакта Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Интеллектуаль ярыш «Тәҗвид-Тәфсир» дисциплинасы кысаларында үткәрелгән. Викторинада кичке бүлекнең беренче һәм икенче курс студентлары катнашкан. Ир-ат һәм хатын-кыз...
-
Татарстанда юлда ике машина бәрелешеп, өч кеше һәлак булган
"Лада Гранта" йөртүчесе, аның улы һәм салондагы пассажир хатын үлгән. Алабуга районындагы юл һәлакәтендә өч кеше һәлак булды, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Юлда "Лада Гранта" һәм "Рено Меган" бәрелешеп, "Лада Гранта" йөртүчесе, аның улы һәм салондагы пассажир хатын үлгән. Тагын 19 яшьлек пассажир егет...
-
Татарстан мөфтие Кемеровода янгын булу сәбәпле кайгы уртаклаша
Раббыбыз әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә көч һәм түземлек бирүен сорап дога кылам, дигән К.Сәмигуллин. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. "Илебез Кемерово...
-
Кемероводагы янгында һәлак булучылар саны 56га җитте
Һәлак булучыларның күпчелегенең шәхесен ачыклау өчен ДНК экспертизасы таләп ителә. Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучылар саны 56га җитте. «Кемероводагы сәүдә үзәгендә чыккан янгын турындагы җинаять эшен тикшерү барышында 56 кешенең һәлак булуы расланган», - дигән Петренко. Аның сүзләренчә, янгында зыян күргән 44 кеше медицина учреждениеләренә...
-
Томск өлкәсендә "Татар кызы 2018" бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
Алар татар кызының сыйфатлары хакында язма әзерләгән, татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләгән. Томск өлкәсендә "Татар кызы 2018″ бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Кичә Томск шәһәрендә "Татар кызы-2018" конкурсының төбәк этабы узган. Быел ул Томск шәһәренең индустриаль көллиятендә булган конкурста 12 кыз...
-
Тукай районы көрәшчесе Илназ Рамазанов Россия беренчелегендә җиңде
16-18 март көннәрендә Казан шәһәрендә милли Көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Спортчылар барлыгы 21 регионнан җыелган иде. Татарстан Республика җыелма командасы составында Тукай районы Биклән авылы егете Илназ Рамазанов та көрәште. 17 яшьлек көрәшченең яшь буенча 93, авырлык буенча 15 көндәшчесе бил алышты. 70 кг авырлыкка кадәрге үз категориясендә тукайлы...