Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Томск өлкәсендә "Татар кызы 2018" бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Алар татар кызының сыйфатлары хакында язма әзерләгән, татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләгән. Томск өлкәсендә "Татар кызы 2018″ бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Кичә Томск шәһәрендә "Татар кызы-2018" конкурсының төбәк этабы узган. Быел ул Томск шәһәренең индустриаль көллиятендә булган конкурста 12 кыз...

Алар татар кызының сыйфатлары хакында язма әзерләгән, татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләгән.

Томск өлкәсендә "Татар кызы 2018″ бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә Томск шәһәрендә "Татар кызы-2018" конкурсының төбәк этабы узган. Быел ул Томск шәһәренең индустриаль көллиятендә булган конкурста 12 кыз катнашкан, сайлап алу турларын узгач 4 чибәр кыз финалга чыкккан.

"Кызлар бер айдан артык бәйгедә үз сәләтләрен үстерү максатыннан вокал, бию, тел дәресләрен алды. Финалисткалар дүрт номинациядә үзләренең сәләтен, тырышлыгын, уңганлыгын расларга тиеш иде. Алар сәхнә йөрешендә, татар кызының нинди сыйфатларга ия булуы хакында язмада, үзләре әзерләп килгән милли ашамлыклары аша, татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләп үз сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук иҗади конкурста - җыр яисә бию башкарып, сәнгать өлкәсендә осталыкларын күрсәттеләр", диелгән әлеге хәбәрдә..

Бәйгедә Эльвира Мавлюкеева җиңгән. Номинацияләрдә җиңүчеләр: "Иң гүзәл кыз" - Зарина Абышова, "Тырыш кыз" - Зимфира Аплина, "Нәфис кыз" - Эльмира Галиева, "Татар телен иң яхшы белгән кыз" - Мавлюкеева Эльвира .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев