Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техника хәрбиләргә кирәгрәк

Утызынчы сентябрь көнне Кенәз мәктәбендә яңа төбәкләрнең Россия Федерациясенә кушылуга багышланган тантаналы линейка үтте.

Нәкъ шушы көнне, ике ел элек безнең ил составына дүрт көньяк төбәге: Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запарожск өлкәләре кире кайтты. Камил исемле тыйнак кына малай линейкада Кенәз мәктәбенең көн героена әйләнде. Аңа тантаналы рәвештә Россия әләмен күтәрү хокукын тапшырдылар. Камил һәм башка балалар белән Ватанны саклау темасына сөйләшер өчен линейкага кыска вакытлы ялда булган хәрби якташлар да килде.

Яр Чаллы шәһәреннән Евгений Минеев нәкъ менә Камилнең бүләге барып ирешкән хәрби частьтә хезмәт итә. Евгений әйтүенчә, кыйммәтле бүләк турында ул хезмәттәшләреннән юлда булган чакта ишетеп алган. Әлеге вакытта квадроциклга яңа урында бераз үзгәрешләр кертәләр, модернизация ясыйлар икән.

Рәхмәт булганыгыз өчен. Алгы сызыкта без сезнең тынычлыгыгызны, тыныч күңел белән мәктәпкә йөрүне тәэмин итәр, яши алу мөмкинлеге өчен көрәшәбез, – диде хәрби опреациядә катнашучы ир.

Икенче хәрби – Александр Абражеев үз вакытында Кенәз мәктәбен тәмамлап чыккан. Хәзер, шушы мәктәптә аның балалары да белем ала.

Барлык сугышчылар исеменнән ярдәм күрсәтергә тырышкан һәркемгә ихлас рәхмәтләрне җиткерәсем килә. Безне онытмаганыгыз, рухыбызны күтәргәнегез, хатлар язганыгыз өчен зур рәхмәт. Без үз чиратыбызда илебез өстендә күгебез тыныч булсын дип, үзебездән торганның барысын да эшлиячәкбез, – дип билгеләп үтте Александр.

Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ландыш Сафина да бар Тукай районы буенча кебек үк Кенәз авыл җирлегендә дә Ватаныбыз чикләрен саклаучыларга ярдәм итү буенча зур эш башкарылуын ассызыклады.

Олылар да, балалар да ел дәвамында йорт токмачы, коры ашлар, блиндаж шәмнәре, хәрби операция зонасында кирәкле башка төр көнкүреш әйберләрен һәм азык-төлек әзерлиләр. Камил башкарган эшкә килгәндә, мин аның әти-әнисенә улларына биргән тәрбия өчен чиксез рәхмәтләремне әйтәсем килә, – диде Ландыш Рафаэлевна һәм Камил Кусаевка фронттан кайткан бүләкләрне тапшырды. Хәрбиләр Камилгә зур сухпаек җыелмасы, фляжка, походларда кулланылучы савыт-саба җибәргәннәр. Малайның мондый игътибардан күңеле тулды. Ватаныбызны саклаучыларга булган рәхмәт хисләреннән ул аларга яттан шигырь сөйләде. Анда мондый юллар бар: «Сезнең белән горурланабыз, ирешәсез барсына. Сезнең кебек булырга дип, бар күңелем талпына».

Тантаналы линейкадан соң без Камил белән мәктәптәге укулар, аның фронтка ничек итеп квадроциклын җибәрергә дигән уйга килүе, яраткан техникасыннан аерылу авыр булдымы, юкмы икәнлеге турында сөйләшеп алдык.

Минем әти-әнием гади кешеләр. Икесе дә «КАМАЗ» заводында: әти фрезеровщик, әнием контролер булып эшли. Мин күптәннән мондый техника турында хыялландым һәм алар миңа ул дүрт тәгәрмәчле мотовездеходны 140 мең сумга сатып алдылар. Җәй ахырында исә миңа аны хәрбиләргә бүләк итү турындагы уй килде. Башта әнием белән киңәшләшергә булдым. Ул миңа теләктәшлек күрсәтеп, квадроциклларда хәрби операция зонасында яралыларны алып чыгулары турында сөйләде. Әти дә минем бу карарымны хуплады. Абыем Илназ – аның үз гаиләсе, балалары бар, шулай ук бу адымыма уңай карады, аны яхшы эш дип атады. Үз фикерен әбием Вәсилә Габсаттарова дә әйтте. Пенсиягә кадәр ул мәктәптә укытучы булып эшләде. «Солдатларга ярдәм итү – Аллаһ кушкан эш», – дип әйтте. Шуңа күрә, квадроцикл белән хушлашу авыр булмады. Ләкин, дөресен генә әйткәндә, минем бу адымымны шулай югары бәяләрләр, «Батя» позывнойлы командир миңа хәтта бүләкләр җибәрер дип көтмәгән идем, – дип кичерешләре, уйлары белән уртаклашты малай.

Укуга килгәндә, Камил анысын турында да бик теләп сөйләде:

Минем музыка фәненнән генә «дүртле» бар. Ничектер ул фән белән дуслашып булмады инде. Башкасыннан гел «бишле»гә генә укыйм. Шул ук вакытта үзешчән сәнгатьтә катнашам, бәйрәмнәрдә шигырьләр сөйлим. Ә бүген линейкада нык дулкынландым. Чөнки рәхмәт әйтергә дип хәрбиләр дә килгән иде. Минем башлангычымны башка укучылар да дәвам итсә – техникаларын махсус хәрби операция зонасына җибәрсәләр, яхшы булыр иде. Ул техника анда – хәрбиләргә кирәгрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев