Карар чыгарылды
Иске Дөреш авылында яшәүче Валерий У. эше буенча суд утырышы ике тапкыр күчерелә. Беренче тапкыр җинаять эшен башка судьяга тапшыралар, чөнки 2023 елның 9 августында башка судья аңа исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем чыгарган иде. Ә хәзер ират шундый ук хокук бозган өчен кабат административ җәзага тартыла.