Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие Кемеровода янгын булу сәбәпле кайгы уртаклаша

Раббыбыз әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә көч һәм түземлек бирүен сорап дога кылам, дигән К.Сәмигуллин. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. "Илебез Кемерово...

Раббыбыз әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә көч һәм түземлек бирүен сорап дога кылам, дигән К.Сәмигуллин.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Илебез Кемерово шәһәрендә булган фаҗигане ишетеп тетрәнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән әлеге янгында якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам, Раббыбыз әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә көч һәм түземлек бирүен сорап дога кылам. Әлеге хәсрәтне, күңел өздергеч ачы кайгы-сагышны җиңү өчен сабыр һәм чыдам булырга кирәк", дип әйткән Камил Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев