Табыннар мул, күңелләр көр булсын өчен
Республикабызда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Тукай районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар һәм гади авыл кешеләре шәһәр халкына үзләре җитештергән ит-сөт рмизыкларын, үстергән яшелчәләрне, җиләк-җимешне башка бик күп төрле авыл хуҗалыгы ризыкларын үткән шимбәдә «Төзүче» стадионы алдындагы мәйданчыкта тәкъдим иттеләр.
Бу көнне әлеге мәйданчыкта районыбызның 20ләп сәүдә нокталары гөрләп торды. Сыер, дуңгыз, кош ите, яшелчә, бал, он һәм башка ризыктан сыгылып торган рәтләрдән Чаллы, авыл җирлекләреннән килгән халык өзелеп тормады. Ярминкәгә килүчеләр аеруча бәрәңге, кызыл чөгендер, кишер бәяләре белән кызыксынды, күпләр аларны кышлыкка, дип капчык-капчык сатып алды. Шулай да, күпләргә ярминкәнең беренче көне бәяләрне карап, чагыштырып карау, продукцияләрнең төрләре белән танышуга булгандыр.
Сәүдә рәтләре белән танышып шулай ук район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча урынбасары Илмир Җәббаров, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин да үтте. Алар сатучылар белән аралаштылар, азык-төлеккә булган бәяләр турында үз фикерләрен белдерделәр..
Моннан тыш, ярминкәдә районның иҗат коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясап, бәйрәм рухын тудырдылар. Тукай районы катнашындагы чираттагы ярминкә 24 сентябрьдә шушында ук,Т «Төзүче» стадионы алдындыгы мәйданчыкта үтәчәк. Республика күләмендә исә ярминкәләр һәр атнаның шимбәсендә декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Рөстәм Зәкиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев