Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәясәт үсешкә юнәлдерелгән

Август ахырында Тукай муниципаль районы Советының чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды. Төп сораулар районның социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм район территориясендә милли проектларны тормышка ашыру барышына кагылды. 

Милли проектлар гамәлдә

2018 елда Россия Президентының «2024 елга кадәрге чорда Россия Федерациясен үстерүдә милли максатлар һәм стратегик бурычлар турында»гы Указына кул куелды. Бу – якындагы елларга илнең төп документы. Милли проектлар соңгы 30 ел өчен иң эре дәүләт программасы булып санала. Алар дәүләт сәясәтенең яшәеш өчен иң мөһим юнәлешләрен гамәлгә ашыруны – икътисадны, социаль тармакны, фәнне, мәдәният һәм спортны үстерүне күздә тота. 
Тукай районында түбәндәге милли проектлар тормышка ашырыла.
«Мәдәният» милли проекты кысаларында Новотроицкое авылы мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Финанслау күләме – 13,5 млн сум. Объект 1 июльдә куллануга тапшырылды.
Әлеге проект кысаларында төзелгән икенче объект – Ильбухтино авылы мәдәният йорты. Төзелеш 15,7 млн сумга төшә. Мәдәният йорты 2020 елда куллануга тапшырылачак. Бүгенге көнгә җир участогы рәсмиләштерелгән, инженерлык челтәрләренә тоташу өчен техник документлар алынган. 
«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы юлында 2,7 километрда ремонт ясалды. Төзекләндерү 28,8 млн сумга төште. Ремонт быел июль аенда тәмамланды. 
«Спорт – яшәү рәвеше» милли проекты ярдәмендә ГТО мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Ул 2019 елда әзер булырга тиеш. Башта әлеге объект Яңа поселогында төзелер дип ниятләнгән иде. Хәзер тукайлылар өчен уңайлырак урынга алыштырылды. Бүген әзерлек эшләре бара.
«Мәгариф» милли проекты кысаларында Кнәз һәм Бәтке мәктәпләренең матди-техник базалары яңартыла. Объектларда ремонт эшләре башланды. Бүгенгә стеналарны, түшәмнәрне яңарту, электр челтәрләрен алыштыру эшләре 70 процентка башкарылган. Гомумән алганда, төзекләндерүнең яртысы тәмамланган. 
«Сәламәтлек» милли проекты һәм «Беренчел медик-санитар ярдәмне үстерү» региональ проекты буенча Борды, Иске Дөреш, Мусабай Завод авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзү күздә тотыла. Эшләрне башлау 2020 елга планлаштырылган. Хәзерге вакытта җир участоклары кадастр исәбенә куелган, аларны авыл җирлекләренә күчерү буенча эш бара. 
«Татарстан Республикасында балалар сәламәтлеген саклауны үстерү, шул исәптән балаларга беренчел медицина ярдәме күрсәтүдә заманча инфраструктура булдыру» проекты кысаларында күз эче басымын үлчәү һәм диагностика кую өчен цифрлы рентген аппаратлары кайтару көтелә. Бүгенге көнгә район үзәк больницасына тормыш өчен кирәкле аппаратлар алынды. 
2020 елга «Татарстан Республикасында электрон сәламәтлек саклау» бердәм дәүләт мәгълүмати системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур булдыру» планлаштырыла. 
Медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү программасы кысаларында 2019 елда үзәк дәваханәгә ординатурадан соң табиб-онколог, ике табиб-терапевт килер дип көтелә. Бүген бер табиб-терапевт Теләнче Тамак амбулаториясендә хезмәт юлын башлады. 
Шулай ук урта медперсоналдан өч шәфкать туташын һәм биш фельдшерны эшкә алу күздә тотыла. Август аенда районда алты медицина хезмәткәре эш башлады. Бер фельдшер Кече Шилнәдә, икесе Яңа поселогында. Киләсе елларда да яшь терапевтларны һәм педиатрларны эшкә алу дәвам итәчәк. 
«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» милли проектын тормышка ашыру буенча предприятиеләргә хатлар җибәрелде, катнашучыларның исемлеге барланды. Бүгенгә «Технотрон» ПТФК» АҖ, «ТЭМПО» Кама металл эшләнмәләре заводы» ЯАҖ, «Чаллы Бройлер» ҖЧҖдән заявкалар керде. 11 млн сумга якын акчага 485 кеше укый башлады. 
«Демография» милли проекты нигезендә 2020 елда мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүче ике учреждение төзү ниятләнә. Болар – Кече Шилнәдә һәм Әҗмәкәйдә. Бүгенге көндә төзелеш өчен участоклар бүленгән, аларны рәсмиләштерү һәм проект өчен мәгълүмат җыю бара. 
65 яшьтән узган өлкәннәрне диспансерлаштыруга махсус Лада Ларгус автомобиле йөртә.
Милли проектларны гамәлгә ашыру буенча һәр көнне мониторинг алып барыла. Эш төркеме булдырылды. Аның утырышлары урыннарга чыгып үткәрелә. Чараларның үтәлүен район Советы депутатлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары контрольдә тота. Иң мөһим бурыч – проектларның нәрсәгә юнәлдерелгән булуын, халык өчен файдалы булачагын райондашларга аңлату. Моның өчен җәмәгать тыңлаулары уздырыла. Шулай ук милли проектларны тормышка ашыруның барышы турында район башлыгы катнашындагы киңәшмәләрдә фикер алышу бара. 
Халыкка мәгълүмат җиткерүдә «Якты юл» («Светлый путь») газетасы мөһим роль уйный. Биш авыл җирлегендә «Россиянең милли проектлары» дигән баннерлар куелган. 
Районның рәсми сайтында «Милли проектлар» дигән бүлекчә булдырылган. Ул атна саен фотолар һәм язмалар белән тулыландырыла. «Фотоконтроль-2019» дип аталган республика проектына аерата зур игътибар бирелә.
Кергән барлык мөрәҗәгатьләр берләштерелә, анализлана һәм эшкә алына. 

Социаль-икътисадый хәл

2019 ел башына районда 41 мең 348 кеше исәпләнә. Елның алты аенда 156 бала туган. Үлүчеләр 108 кеше. Мәшгульләр саны 18,4 мең кешене тәшкил итә. Эшсезләр икътисадый яктан актив халыкның 0,46 процентын тәшкил итә. Мәшгульлек үзәгендә 84 кеше исәптә тора. 
Җан башына акчалата керемнәр бер айга 20 мең 791 сум тәшкил итте. Хезмәт пенсиясенең уртача күләме 13 мең 261 сум. 2018 елның шушы чоры белән чагыштырганда 8,3 процентка күбрәк. Эре һәм урта предприятиеләрдә 2019 елның беренче яртысында айлык уртача хезмәт хакы 38 мең 976 сум булды. Бу узган елның шушы чорына карата 110,4 процент дигән сүз.
2019 елның беренче яртысында 17 млрд 412 млн сумлык товар җитештерелеп, төяп җибәрелде (2018 елга карата 114,8 процент). Бу узган елга караганда 2,3 процентка күбрәк.
«Чаллы Бройлер» ҖЧҖ 4 млрд 281 млн сумга 40,3 мең тонна продукция җитештерде. (Узган елның шушы чорына караганда 12,2 процентка артыграк.) Предприятиегә 131,9 млн сум инвестиция җәлеп ителгән. «Тукай нәсел репродукторы» ҖЧҖнең җитештергән продукциясе 572,9 млн сумлык (узган елдан 7 процентка күбрәк). «Яр Чаллы инкубаторы» ҖЧҖ 666,6 млн сумлык продукция җитештергән (6,9 процентка күбрәк). «Кама Бекон» ҖЧҖ 2,7 млрд сумлык продукция җитештергән (12 процентка күбрәк). Төп капиталга өстәмә 226,1 млн сум кертелгән. «Яр Чаллы элеваторы» ААҖ 2 млрд 822 млн сумлык продукция җитештерүгә ирешкән (1 процентка кимрәк). «Челныхлебопродукт» АҖендә 1 млрд 796 млн сумлык товар җитештерелгән (44 процентка күбрәк). Предприятиегә 16,3 млн сум инвестиция җәлеп ителгән. «Бигеш аэропорты» ААҖ 371,2 мең кешегә хезмәт күрсәткән. Пассажирлар саны узган елның шушы чорыннан 11 процентка арткан. Хезмәт күрсәтү күләме 497,3 млн сумны тәшкил итә. 97,8 млн сум инвестиция кертелгән, шул исәптән 70 млн сум яңа аэровокзал төзүгә тотылган. 
Агымдагы елның 6 аенда авыл хуҗалыгы тармагында җитештерелгән тулаем продукция күләме 17 млн сумлык булды. Бу 2018 елның шушы чоры белән чагыштырганда 112,2 процент. 
Хисап чоры сөт җитештерүдә күтәрелеш вакыты буларак билгеләнде. 13,8 мең тонна сөт алынды, 2019 елның беренче яртысында үсеш 6 процентны тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХлар нәселле венгр сыерлары алдылар – мал саны арттырылды. Бу юнәлештә эш дәвам итә. 
Районда 25 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 78 фермер хуҗалыгы бар. Аларның 35е үсемлекчелек, 43е терлекчелек белән шөгыльләнә. 32 гаилә фермасы җитештерү эшчәнлеге алып бара. Шуларның 12се югары технологияләр белән эшлиләр. 
Ваклап сату челтәре аша 1 млрд 477 млн сумлык товар сатылды. 12 җирле пунктта урынга чыгып сату оештырылган. 
2019 елның 1 июленә салым исәбендә 2570 эшмәкәрлек субъекты тора. Аларның 1028е кече һәм урта бизнес оешмалары, 1542се шәхси эшмәкәрләр. Кече һәм микропредприятиеләрдә 6921 кеше эшли. Бу барлык эшләүчеләрнең 35,1 проценты. Кече һәм урта бизнес район икътисадының саллы өлешен тәшкил итә. Тулаем территориаль продуктта аның өлеше 26,5 процент. Төп капиталга 3 млрд 229 млн сум инвестицияләр кертелде. 
Быел түбәндәге инвестицион проектлар тормышка ашырыла. «Гигант» ҖЧҖ 500 сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексын төзүне тәмамлый. Инвестицияләр күләме – 71 млн сум. «Миңнехуҗин» КФХ 200 сыерга исәпләнгән комплекс төзи. Инвестицияләр – 10 млн сум. «Ярыш» АХП ҖЧҖ сөт залын төзүне тәмамлый. 400 сыерга исәпләнгән бу объектка 12 млн сум инвестиция җәлеп ителде. 
Төзелеш эшчәнлеге буенча эш күләме 167,5 млн сумны тәшкил итә. Бу 30,5 процентка күбрәк. Гомуми мәйданы 58 мең 602 квадрат метр булган 434 йорт сафка басты.
422нче федераль закон гамәлгә керү белән бәйле рәвештә, райондашлар «Һөнәри керемгә салым» дип аталган махсус салым режимына керделәр. Үзмәшгульләр районда 317 кеше. 
Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында социаль-икътисадый үсеш рейтингында Тукай районы 4нче урынны алып тора һәм авыл районнары арасында лидер булып тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев