8 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда сайлау участоклары ябык дип игълан ителде
“Төгәл мәгълүматлар иртәгә иртә белән билгеле булачак”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
-
Экзитпол нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" өчен 70 процент кеше тавыш биргән
"Экзитпол рәсми нәтиҗәләрне күрсәтмәсә дә, якынча саннарны күрсәтә ала", - ди Андрей Тузиков.
-
Андрей Большаков: Дәүләт Советына сайлауларда төп өлшене кече шәһәрләр кертә
Милли республикалар, гадәттәгечә, сайлауларда актив катнаша, диде КФУның конфликтология кафедрасы мөдире.
-
Татарстанда сәгать 18.00гә сайлауга килү күрсәткече 58,1 процент тәшкил итә
Апас тавыш бирү буенча беренче урынга чыккан.
-
Сергей Марков: Татарстан электрон системаларны актив кертеп, алдынгы булды
Сәясәт белгече, РФ Үзәк сайлау комиссиясенең фәнни-эксперт советы әгъзасы Татарстанда тавыш бирү процессы югары дәрәҗәдә оештырылганын әйтте.
-
Сайлаучылар бюллетень белән бергә ишегалдын төзекләндерү хакында анкета тутыра
"Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак", - диде Алексей Фролов. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193134/
-
Татарстанда 15.00 сәгатькә сайлаучыларның 45,13 проценты тавыш биргән
Республикада тавыш бирүчеләр саны буенча Кайбыч – лидер. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193121/
-
Мөхәммәтшин икедән соң сайлауга килү шәһәр халкы хисабына артуын фаразлый
ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, сайлау кампаниясен иртәнге җидедә башлау үзен аклый.
-
«Мобиль» сайлаучылар
Круглое поле поселогының 2643-2644 нчы номерлы сайлау участокларыннан иртәдән бирле халык өзелмәде. Биредә дә халыкны республиканың киләчәге борчый. Алар үз тавышларын «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә бирде. Круглое поле яшәүчеләре өчен бу яңалык түгел. Алар икенче тапкыр электрон юл белән сайлый.
-
Татарстан Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәсен күзәтүчеләрнең ачык штабы бәяләячәк
Штаб әгъзалары республика халкының сайлау кампаниясеннән нинди нәтиҗәләр көткәнен анализлаячак.
-
Сабурская: Сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр өчен аерым шартлар тудырылган
Йөзләгән волонтер инвалидларны сайлау участокларына озата бара.
-
Үзмәшгульләр тавыш бирә
Новотроицкое авыл җирлеге сайлаучыларның 50 проценттан артыгы 14:00 сәгатькә тавыш бирергә килде. Бу – 900гә якын кеше. Сайлау участогы рәисе Әдип Низамов сүзләренчә, яшь буын активлык күрсәтә. Шундый алдынгы карашлы яшьләрнең берсе – үзмәшгульлек системасында теркәлгән Эльфат Хәбибрахманов.
-
«Оҗмахта яшибез, киләчәктә дә берүк шулай булсын!»
Бикләндәге 2631нче сайлау участогы иртәнге 7дән эшли башлады. Бирегә беренче булып Заhир абый Мөхәммәдиев килде. Ул шушы авылда туып үскән, күп еллар колхозда эшләгән. Бүген Заhир абый лаеклы ялда. Хәзерге тормыштан бик канәгатьмен дип сөйли ул.
-
Халык активлыгы – эшләргә стимул
Район башлыгы Фаил Камаев Олы Шилнә авsлында урнашкан 2648нче сайлау участогына килде. Ул тормыш иптәше Эльмира Рөстәм кызы һәм РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин белән бергә тавыш бирде.
-
Электрон юл белән сайлыйбыз
Бәтке мәктәбе бинасында урнашкан 2628нче сайлау участогында электрон тавыш бирү өчен комплекслар урнаштырылган. Тавыш бирүчеләрне комплекс белән эшләргә 8 волонтер өйрәтә. Алар 3 сәгать саен алмашынып торалар.