8 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Тукайлылар тавыш бирү участокларына актив килә
Бүген тукайлылар алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Район буенча 44 сайлау участогы иртәнге сәгать 7дә ачылды һәм алар сайлаучыларны 20:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Көн дәвамында аларга 30 меңнән артык сайлаучы килүе көтелә. Бу вакытка барлык тукайлыларның 32 проценты тавыш бирде. Сайлауларның чисталыгын күзәтүчеләр тикшерә күзәтә һәм һәрбер участокта хокук саклау органнары вәкилләре эшли.
-
Минтимер Шәймиев VI чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде
10.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, ТР парламентына сайлауларда 14,1 процент кеше тавыш биргән.
-
Сәясәт үсешкә юнәлдерелгән
Август ахырында Тукай муниципаль районы Советының чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды. Төп сораулар районның социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм район территориясендә милли проектларны тормышка ашыру барышына кагылды.
-
Беренче тапкыр сайлаучыларга участокларда бүләкләр тапшырылачак
“Сайлау программасы кысаларында, беренче тапкыр сайлауга килүчеләргә игътибар бирү мөһим”, - дип билгеләп узды Ләйлә Фазлыева.
-
Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде
Иртәнге 7дә 2811 сайлау участогының барысы да эшкә кереште, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
-
Татарстанда 32 меңнән артык кеше "Мобиль сайлаучы" механизмын файдаланган
“Мобиль сайлаучы” системасыннан файдалану өчен гаризаларны 4 сентябрьгә кадәр сайлау комиссиясенә хәбәр итү кирәк иде.
-
Сайлау көнне татарстанлылар арасында дүрт айфон һәм 100 мең сум акча уйнатылачак
«Минем Татарстан» квестында 10 меңгә якын кеше катнашкан инде.
-
Татарстанда Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү башланды
Бүген республикада 2,8 меңнән артык сайлау участогы эшләячәк.
-
Авылда бәйрәм
Тормышыбыз ашыгулардан, мәшәкать-борчулардан гына тора дип зарланырга яратабыз. Онытылып ял итәрлек, күңелләргә ямь өстәрлек чаралар бар икән бит. Сәмәкәй авылы мәдәният йортына килгән тамашачы ул көнне әнә шулай матур итеп ял итте дә.