Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сентябрьдә бакчада башкарыла торган эшләр

Кышка керү алдыннан бакчаларны капиталь чистарту вакыты җиттеме әле? Сентябрьдәге эшләр буенча киңәшләр. Сентябрь дәвамында булган бар уңышны тулысынча җыеп алырга кирәк, бигрәк тә җирдә үсә торганнарны. Әгәр бу эшләнмәсә, кинәт төшкән кыраулар аркасында уңышны югалту куркынычы бар. Кыяр, борыч яки ташкабак кебек җылы яратучы яшелчәләр температура аз гына түбәнрәк төшкәндә дә зыян күрергә мөмкин. Аларга бозылу өчен бер салкын төн дә җитә.

Киләсе сезонга чүп үләннәрен киметү өчен ниләр  эшләргә?

 Бакчачылар җәй буе да, язын да чүп үләннәрен бетерергә тырышалар, ә көзгә  таба тынычланалар. Чүп үләннәре кими  һәм бакчачылар аларны  утаудан    туктыйлар. Әмма шуны  истә тотарга  кирәк,  калган чүп үләннәреннән  дә бик күп орлык  коела  һәм яңа сезонда аларны  юк  итү өчен шулай  ук күп  көч түгәргә туры  киләчәк.    

Чапкан үләннәрне  һәм коелган яфракларны нишләтергә?

Эколгик яктан  да,  экономия ягыннан  да иң уңай  чишелеш – компост булдыру. Черегән компост алдагы сезоннарда туфракны ашламалау  өчен кулланыла, ул үсемлекләрнең үсүенә дә,  шулай  ук туфрак структурасына   файдалы  була. Җыелган яфракларны  да үсемлекләрне салкыннан  саклау  өчен кулланырга мөмкин. Яфрак катламы туфракны туңудан саклый.

 Сентябрьдә нинди ашламалар  кертергә? Яки октябрьгә кадәр көтү яхшыракмы?

Бакчадагы көзге эшләргә  үсемлекләргә  ашламалар кертү  һәм аларны төрлечә  тукландыру  да  керә.  Көз көне фосфор һәм калийны күбрәк  куллану  таләп  ителә.   Бу микроэлементлар агачларның өлгереп җитүе, уңышлы  кышлау  өчен кирәкле матдәләр туплау, язгы  стартны  әйбәт алу  өчен кирәк,   шулай  ук  алар тамырның  ныгып калуына һәм  киләчәк уңыш формалашуга уңай йогынты ясыйлар, үсемлекләрнең кайбер авыруларга каршы  торучанлыгын  арттыралар.

Көзге  суган   һәм сарымсакны  утыртырга вакыт җиттеме әле?

Көзге сарымсакны сентябрьнең икенче яртысында - октябрь башында утыртырга кирәк, суганны - бераз соңрак, әмма шулай  ук октябрьдә. Эшләрне башлауның конкрет сроклары туфрак температурасына бәйле: көзге сарымсакны һава температурасы +12 °C булганда   утырту яхшырак, суган  өчен   +5 ° С градус җитә.

Бакчада  җимеш агачлары һәм куаклары белән   ниләр эшләргә?

Агачларда һәм куакларда бер  алма да яки  җимеш тә калмаска тиеш. Аларда калган җимешләр корткычлар һәм авырулар  сакланып калуга  һәм аларның  таралуына  ярдәм итә. Әгәр дә  җимеш агачларында әлегә кадәр яңа  яшел үсентеләр үсә икән, алар  өлгереп калсын  һәм бик  әйбәт кышласын  өчен аларның  очын чеметеп алырга  кирәк.   Сентябрьдә җимеш бирә торган куакларны кисүгә нык игътибар бирергә кирәк. Бигрәк  тә кура җиләген һәм    крыжовникны кышка әзерләгәндә моны  эшләү бик  мөһим.  

Алмаларны  җыеп алганнан соң бакчада авырулар һәм корткычлар булуын ничек ачыкларга, нинди чаралар күрергә?

Корыган  ботакларны, көйгән яфракларны  аерым өемгә өеп, соңыннан  аларны юк  итәргә кирәк.  Яфракларның бер өлешен компост чокырларына салырга мөмкин, алар язын бакча һәм яшелчә үсемлекләрен ашламалау  өчен   черемәгә әйләнәчәк. Яфраклар  коела  башлаганда,    Ризоплан, Фитоспорин, Псевдобактерин-2 биофунгицидлары һ.б.лар белән кушылган 5%лы  мочевина эремәсе сиптерәләр, яфраклар коелып  беткәч,   3%лы тимер купоросы эремәсе   яки 3%лы бордос эремәсе  белән эшкәртәләр.   

Сентябрьдә нинди агач үсентеләре һәм җимеш бирә торган культуралар утыртырга  була?

Көзен сатуга бик күп үсентеләр чыгарыла. Үсентеләрне  көз көне  алу яхшырак. Ә менә агачлар утыртуны язга калдырырга кирәк, бигрәк тә төшле агачларны    (чия, черешня, алыча һәм башкалар). Шуңа күрә көзен сатып алынган үсентеләрне җиргә күмеп калдырырга  киңәш ителә, ә аларны  яз көне   утырту  өчен   чокырларны  көздән  казып калдыру  яхшы.       

              
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев