Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сары сливадан кайнатма

Быел сары слива аеруча уңды. Сезнең сорау буенча сары сливадан кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен 1 кило җимешкә 1200 грамм шикәр комы кирәк. Сливаның төшләрен алырга һәм өстенә шикәр комының яртысын салып, төнгә калдырырга. Иртән шуны утка куеп, кайнап чыккач 5 минут пешерергә һәм суытырга куярга? Яңадан шулай ике тапкыр эшләргә.

Өченче тапкыр кайнатканда шикәр комының калган яртысын салырга. Кайнап чыга башлагач, уттан алырга.
Бераз болгаткач, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга. Слива йомшак булса, ике тапкыр кайнату да җитә.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев