Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саратовта Коръәнне иң яхшы белүчеләрне ачыклаганнар

«Сез Коръәнне беләсезме?» викторинасын ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында оештырганнар. Саратовның «Шәех Сәед» мәдрәсәсендә «Сез Коръәнне беләсезме?» дигән темага викторина узган. Бу хакта Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Интеллектуаль ярыш «Тәҗвид-Тәфсир» дисциплинасы кысаларында үткәрелгән. Викторинада кичке бүлекнең беренче һәм икенче курс студентлары катнашкан. Ир-ат һәм хатын-кыз...

«Сез Коръәнне беләсезме?» викторинасын ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында оештырганнар.

Саратовның «Шәех Сәед» мәдрәсәсендә «Сез Коръәнне беләсезме?» дигән темага викторина узган. Бу хакта Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Интеллектуаль ярыш «Тәҗвид-Тәфсир» дисциплинасы кысаларында үткәрелгән. Викторинада кичке бүлекнең беренче һәм икенче курс студентлары катнашкан.

Ир-ат һәм хатын-кыз командаларына бүленеп, алар төрле биремнәр үтәгән. Һәр командага сигезәр сорау бирелгән.

Мәдрәсәдә белем бирүче Рәшидә ханым Айткәримова хәбәр иткәнчә, студентлар ай дәвамында ярышларга әзерләнеп, Коръәнне яхшы белүләрен күрсәткән. «Викторина барыннан да элек Изге Коръәнне тагын да җентекләбрәк өйрәнү өчен этәргеч бирүгә юнәлдерелгән», - дигән ул.

Ярыш нәтиҗәләре буенча ир-атлар командасы җиңү яулаган. Соңыннан викторинада катнашучыларның барысына да Коръәннең рус теленә тәрҗемә ителгән нөсхәсен бүләк иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев