Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Самарада татар балалары фестивален саклап кала алганнар

Татар балалары фестивален үткәрер өчен баштан ук өлкә бюджетыннан ярдәм итүне булдыра алганнар. Иганәчеләр ярдәме белән Самарада "Татар балалары җырлый" фестивален саклап кала алганнар. бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә. Самара өлкә "Туган тел" татар җәмгыяте оешканнан бирле, барлык чараларда да балаларны катнаштырган. Алар "Татар балалары җырлый" дип аталган...

Татар балалары фестивален үткәрер өчен баштан ук өлкә бюджетыннан ярдәм итүне булдыра алганнар.

Иганәчеләр ярдәме белән Самарада "Татар балалары җырлый" фестивален саклап кала алганнар. бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Самара өлкә "Туган тел" татар җәмгыяте оешканнан бирле, барлык чараларда да балаларны катнаштырган. Алар "Татар балалары җырлый" дип аталган фестиваль уздырганнар. Фестивальдә балалар җырлаган, биегән, шигырьләр сөйләгән.

"Җыр-моңнарыбызны, мәдәниятебезне, татарлыгыбызны саклауда, үстерүдә зур өлеш керттеләр. Халык рәхәтләнеп, шатланып йөрде бу чара-бәйрәмгә", диелә әлеге хәбәрдә.

Татар балалары фестивален үткәрер өчен баштан ук өлкә бюджетыннан ярдәм итүне булдыра алганнар. Акча авыллардан балаларны автобусларда алып килү, аларны ашату, коллективка (мәктәпкә) бүләк алу, Мәдәният сараеның арендасына һәм рекламага түләр өчен бирелгән.

"Нәүрүз бәйрәменә керү билетлары сатып, бераз акча эшләп, балалар фестивален үткәрүдәге чыгымнарның күпмедер өлешен үзебез каплый идек. Соңгы 10 елда өлкә ярдәме кимеде. Милли оешмалар Нәүрүз бәйрәмен бушлай үткәрә башладылар. Аннан соң чараны уздырудан бөтенләй баш тарттылар. Иганәчеләр булышлыгы белән (шулар арасында бигрәк тә Рифкать Хуҗинның ярдәме зур инде) балалар фестивален саклап калдык", - диелә әлеге хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев