Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сак булыгыз, талпаннар уяна!

Россиядә язын талпаннар активлаша, алар төрле куркыныч инфекцияләрне тарата ала. Белгечләр табигатькә чыкканда дөрес итеп киенергә, репеллентлар кулланырга киңәш итә.

Россиядә җылы көннәр башлану белән талпаннар активлаша. Гадәттә, бу мартның соңгы декадасына туры килә, ләкин төгәл вакыты төбәккә, кар катламына һәм һава торышына бәйле. Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, быел талпан кадалуның беренче очраклары теркәлгән дә инде: ел башыннан 19 төбәктә 100гә якын кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, аларның яртысы — Краснодар өлкәсендә һәм Кырымда.Талпаннарның активлык чоры апрель башыннан октябрь уртасына кадәр дәвам итә һәм бу күренешнең ике югары ноктасы апрель–май һәм август–сентябрь айларына туры килә. Яз иртә һәм җылы килгәндә, алар март уртасыннан ук күренә башларга мөмкин.

Талпаннар куркыныч инфекцияләр тарата: талпан энцефалиты, Лайма чире (боррелиоз), туляремия, Конго-Крым геморрагик бизгәге һәм Q бизгәге. Чир эләгүнең төп билгеләре: югары температура, баш авырту, күңел болгану, косу, аң буталу, тән тиресенә таралган кызыл таплар (эритема). Авыр очракларда бу менингитка, йөрәк һәм буыннар зарарлануга яисә параличка китерергә мөмкин.

Үзегезне ничек сакларга?

  • Белеп торыгыз, талпаннар агачтан төшми: алар агачларда түгел, ә үлән арасында һәм куакларда яши.

  • Киемне дөрес сайлагыз: табигатькә чыкканда ачык төсле, тәнне тулысынча яба торган кием киегез. Чалбар балакларын оек эченә, күлмәк җиңнәрен перчатка яки манжет астына тыгыгыз.

  • Башны саклагыз: капюшон яки башлык киегез, чәчләрегезне яулык астына яшерегез.

  • Даими тикшеренеп торыгыз: табигатьтә йөргәндә һәр 15–20 минут саен үзегезне һәм балаларны карап чыгыгыз. Өйгә кайткач, тәнгә талпан кадалмаганмы дип аеруча җентекләп тикшерегез.

  • Химия кулланыгыз: репеллентларны (талпаннарны куркыта торган чараларны) инструкция буенча гына кулланыгыз — аларны тән тиресенә түгел, ә киемгә генә сиптерергә кирәк.

  • Табибка мөрәҗәгать итегез: табигатьтә булганнан соң үзегезне начар хис итәсез икән, үз белдегегез белән дәваланмагыз, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез.

Чыганак: Российская газета

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев