Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй гүзәле: биредә курайчылар да, трактор йөртүче кызлар да бар иде

Районда матур йолалар сакланып килә. Һәр елны Сабантуй алдыннан иң сөйкемле, иң уңган, иң тапкыр һәм тыйнак кызлар арасында «Сабантуй гүзәле» бәйгесе уза. Быел бу конкурс Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында үткәрелде. 

«Сабантуй гүзәле – 2018» бәйгесенең җиңүчесе таҗына Бикләннән Нәргиз Мирходжаева, Бордыдан Эльвина Мөхәмәтшина, Комсомолецтан Ләйсән Тимергалиева, Күзкәйдән Ләйлә Минһаҗева, Алия Асылмәрдәнова, Мусабай Заводтан Милена Хакимова, Таулы Дөрештән Рушания Мәрдәнова дәгъва кылдылар. Бәйгенең җиңүчесе бердәм карар белән түгел, җюри әгъзалары тарафыннан «ачык тавыш бирү» белән билгеләнәчәге әйтелде конкурсның башында. 
Бәйгенең беренче өлешендә чибәрләребез татар телендә үзләре турында шигырь сөйләделәр. Икенче этапта кызлар пешергән татар милли ризыкларын тамашачыга тәкъдим иттеләр. Гүзәлләрнең кайсы кош телен сайлаган, кайберсе – кыстыбый, кемдер бәлеш, шәңгә һәм чәкчәк пешергән. Кызлар әзерләгән ризыклары турында бик матур итеп сөйләделәр. Өченче бәйге иҗади бәйге иде. Һәр гүзәл үзенең теләге буенча нинди дә булса концерт номеры тәкъдим итте. Бөтен залны биеткән кызларга жюри, шаяртып, 55 балл да куйды. Дүртенче бәйгедә чибәрләребез барысы бергә татар халык киемнәрендә сәхнәгә чыгып, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Мөлаем да, зифа да, нәфис гәүдәле дә иде кызлар.
Бәйге тәмамланганнан соң, җюри әгъзалары үзләренең фикерләрен тамашачыга да җиткерделәр. «Биредә трактор йөртүчеләрне дә, курайда уйнаучы кызларны да күрдек. Мондый булган кызларга ирне дә конкурс белән генә сайларга кирәк», – диде җырчы Илнур Гомәров. «Матур кызларны башка районнардан, Яр Чаллы шәһәреннән күзләп йөрим, баксаң, иң чибәрләре Тукай районында икән. Җиңүче кызны безнең радионың турыдан-туры эфирына чакырабыз», – диде «Күңел» радиосы алып баручысы Илгиз Исламгәрәев.
Жюри әгъзасы – гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина бәйгенең үзенчәлекле катнашучысына – Таҗикстанда туган, татар телен үзенең туган теле кебек өйрәнгән Нәргиз Мирходжаевага махсус бүләк тапшырды. Бу кыз газетабызның рәсми сайтында үткәрелгән тавыш бирүдә дә җиңү яулады, аңа редакция бүләген дә тапшырдык. 
Нәтиҗәләр түбәндәгечә ясалды: «Иң шаян кыз» номинациясендә – Нәргиз Мирходжаева, «Сәхнә остасы» –Эльвина Мөхәмәтшина, «Иң сылу кыз» – Ләйлә Минһаҗева, «Иң сөйкемле кыз» – Ләйсән Тимергалиева, «Иң тапкыр кыз» номинациясендә Рушания Мәрдәнова җиңү яуладылар. «Иң зифа буйлы кыз» дип Милена Хакимова табылды. Шулай да, җиңүче берәү генә була. «Сабантуй гүзәле – 2018» бәйгесенең таҗын Күзкәй кызы Алия Асылмәрдәнова алды. «Әлеге бәйгедә җиңү турында 16 яшемнән хыялланып йөрдем. Икенче елга катнаша алмаган булыр идем, яшем буенча рөхсәт ителми. Бу соңгы мөмкинлек иде – уңышлы булды. Якыннарым минем җиңүемә ышандылар, шуның белән миңа көч биреп тордылар. «Сабантуй гүзәле – 2018» исеменә тап төшермәскә вәгъдә бирәм, – диде Алия Асылмәрдәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабан туе Тукай районы