1 июнь 2018 яңалыклары
-
«Ирем төзегән агач йорт яшәргә көч бирә, балаларымның кайгыртуы гомер өсти», – ди Бибинур әби
Унөч яшьлек Бибинур иптәш кызлары белән бергәләп Сабан туена әзерләнеп йөргәндә, бөтен хәятне шомга салып, өйдән-өйгә, телдән-телгә «сугыш башланган» дигән сүз тарала. Кызның туган авылы – Сарман районы Саклаубаш авылы халкы да бу хәбәрдән бермәлгә өнсез калгандай була. Ул чагында үсмер кыз әлеге сүзнең аның язмышына күпме михнәтләр, мәхрүмлекләр, югалтулар әзерләвен белми әле. Күп тә үтми, ир-егетләрне берәм-берәм фронтка озаталар. Авылдагы барлык мәшәкатьләр, колхозны алып бару хатын-кыз, карт-коры, Бибинур кебек үсмерләр җилкәсенә кала. Кыз болай да әти-әнисенә ияреп, фермада маллар карашып, яшьтәшләре белән бергәләп җәй көннәрендә колхоз басуларында бәрәңге, чөгендер утау кебек эшләрдә катнашып, хезмәт чыныгуы алган була. Ә хәзер инде, дөньялар болай үзгәргәч, кыз бөтен булмышы белән тормыш тәртәсенә җигелә. Авыр дип зарланулар юк, нинди эшкә кушсалар, көч җитми дип тормый – җиң сызганып алына. Тырышып эшләсә, җиңү көне тизрәк килер сыман тоела. Бибинур атлы эшкә дә чыга, печәнен дә чаба, ындыр табагында да хезмәт куя. Кыскасы, аның яшьлегенең чәчәккә бөреләнгән чагы тылда фронт тоткан өлкәннәр арасында көнне-төнгә ялгап, эштә уза.
-
FIFA-2018 матчлары вакытында аерата игътибарлы булу сорала
Бу турыда казанлыларны һәм килгән кунакларны ТР Эчке Эшләр министрлыгы кисәтә. Хокук саклаучылар гражданнардан шикле әйберләрне, предметларны һәм автомобильләрне игътибарсыз калдырмаска чакыралар, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.
-
Чәчү тәмамланды, басуларда эш дәвам итә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район басуларында язгы чәчү тулысынча төгәлләнде.
-
1 июльдән мал табиблары, сөт җыючылар “Меркурий” системасына күчә
Татарстанда 11 млн кешегә ветеринария сертификаты тапшырылган.