Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Сирәк авыруны дәвалауга чит ил даруларын сатып алу бизнеска әверелгән

Бүген парламент утырышында катнашкан Татарстан Президенты сәламәтлек саклау өлкәсендәге бу юнәлешне тәртипкә салырга кирәк, дип белдерде. Катлаулы сирәк авыруларны дәвалауда килеп туган финанс мәсьәләләре акчага түгел, ә бүген тәкъдим ителгән даруларга бәйле, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советының 36нчы утырышында. Бүген утырышта республика башкарма хакимият органнарының 2017...

Бүген парламент утырышында катнашкан Татарстан Президенты сәламәтлек саклау өлкәсендәге бу юнәлешне тәртипкә салырга кирәк, дип белдерде.

Катлаулы сирәк авыруларны дәвалауда килеп туган финанс мәсьәләләре акчага түгел, ә бүген тәкъдим ителгән даруларга бәйле, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советының 36нчы утырышында. Бүген утырышта республика башкарма хакимият органнарының 2017 елгы эшчәнлегенә хисап ясалды. Доклад белән Татарстан Хөкүмәте Алексей Песошин чыкты.

Депутат Александр Комиссаров Хөкүмәт рәисенә медицина телендә орфан авырулар дип йөртелгән, сирәк авыруларны дәвалау мәсьәләсе белән бәйле вазгыятькә аңлатма бирүен сорады. Мәгълүм булганча, сирәк авыруларны дәвалауга дәүләттән аеруча зур ярдәм таләп ителә. "Сирәк авыруларны дәвалау төбәкләр бюджетына авыр йөк булып төшә. Аны федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Бу юнәлештә нәрсә эшләнә?" - дип кызыксынды депутатлар.

Алексей Песошин республика Президентының узган ел берничә тапкыр федераль хакимияткә мөрәҗәгать итүен, бүгенге көндә чыннан да орфан авыруларны дәвалауга дефицит 960 миллион сумны тәшкил итүен әйтте. Утырышта катнашкан Татарстан Президенты да үз фикерен җиткерде.

"Елына бер авыруга чит илдә җитештерелгән 43 миллион сумлык дару таләп ителгән очраклар булды. Бу суммаларны суд карарлары белән беркетеп, дәүләттән таләп итәләр. Мәсәлән, без белешә торгач, үз җаебыз белән шул ук даруларны 6 миллион сумга алып кайттык. Шуннан соң нинди гауга чыкканын белсәгез, чөнки бу - бүген зур бизнес! Әлеге вазгыятьтә төп мәсьәлә хәтта акчада да түгел, ә даруларда. Чит илләрдә нинди дарулар җитештерелә, нигә аларга шундый бәяләр куялар? Елына бер авыруга 40, 50, 60, 100 миллион сумлык дару таләп итәләр. Бу тармакта тәртип урнаштырырга кирәк. Дару сатучылар көчле юристлар яллый, авыруларны табып, судлар аша кыйммәтле дарулар белән дәвалау карарлары чыгарылуга ирешә. Чын бизнес бара. Без бу мәсьәләне, һичшиксез, федераль дәрәҗәдә күтәрәчәкбез", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, республикада елына сирәк авыруларны дәвалауга 1 миллиард сумнан күбрәк акча таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев