22 март 2018 яңалыклары
-
Путин Россиядә Нәүрүз бәйрәм итүче халыкларны котлады
Россия Президенты Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү буыннан-буынга тапшырыла торган мирас булуын да искә алды. Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүче халыкларны котлады. Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте. Нәүрүз - иран һәм төрек халыкларында Яңа ел ул. Котлау текстында Владимир Путин әлеге бәйрәмнең илдәге күп халыклар...
-
Юкка чыгу куркынычы янаган һөнәрләр билгеле булды
Машина йөртүче, сатучы-консультант, кассир, оператор һәм документлар әйләнешенә бәйле һөнәрләр автоматлашуга таба бара. Бүген зур ихтыяҗ тудырган кайбер һөнәрләр киләчәктә, автоматлашу процессы нәтиҗәсендә, юкка чыгарга мөмкин. Бу хакта бүген өченче Идел буе HR саммиты кысаларында узган "Идел буе регионының киләчәк һөнәрләре" матбугат конференциясендә билгеле булды. "Теләсә кайсы вуз яки магистратураны...
-
Ташкент татарлары “Нәүрүз”не бәйрәм итте
"Үзбәкстан - уртак йортыбыз" девизында милли-мәдәни үзәкләр "Нәүрүз" уңаеннан бәйрәм концерты һәм күргәзмәләр оештырды. 21 мартта Ташкент шәһәренең "Дуслык бакчасында" милли-мәдни үзәкләр "Нәүрүз" уңаеннан "Үзбәкстан - уртак йортыбыз"девизы белән бәйрәм концерты һәм күргәзмәләр оештырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Үзбәкстанда Министрлар Кабинеты карамагында чит илләр белән...
-
Татарстанда Алексеевск – Әлмәт түләүле автомагистрале барлыкка киләчәк
Юл Кичү һәм Кичүчат авыл җирлекләре территорияләре буйлап узачак. Татарстанда Алексеевск - Әлмәт түләүле автомагистрале территориясен планировкалау буенча документацияләрне эшли башлаячаклар. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов имзасы белән тиешле карар Татарстан хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылган. Проект "территорияне тотрыклы үстерүне тәэмин итү максатыннан" башкарылырга тиеш. "Автострад" акционерлык җәмгыятенә...
-
Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында «Карга боткасы»нда спорт ярышлары да үткәрелгән
Тамашачылар концерт караганда, оештыручылар клуб янында 4 төрле ботка пешергәннәр. Похвистнево районының Яңа Мансур авылында "Карга боткасы" бәйрәме узды. Авыл үзешчәннәре бәйрәмгә "Чәчәк ат син, туган авылым!" дип аталган концерт программасы әзерләгән. Тамашачылар концерт караганда, оештыручылар клуб янында 4 төрле ботка пешергәннәр, зур самавырларда чәй кайнаткан, өстәлләрне майлы коймак, җиләк...
-
Татарстан кызы Ташкентта “MISS UNION FASHION 2018” бәйгесендә җиңгән
Ташкентта Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында "MISS UNION FASHION 2018" халыкара бәйгесе узды. Язгы Нәүрүз бәйрәме алдыннан Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә беренче тапкыр Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында "MISS UNION FASHION 2018" халыкара бәйгесе узды. 20 мартта "Заркайнар" мода галереясендә узган бәйге "Miss Union" проектына нигез салучы,...
-
“Тоталь диктант”ка әзерләнү өчен бушлай курслар оештырыла
Дәресләр һәр чәршәмбе проектның рәсми сайтында 15.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә үтәчәк. 14 апрельдә узачак "Тоталь диктант"ка әзерләнү өчен бушлай курслар оештырыла. Бу хакта "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 14 апрель көнне 80 ләп илдә хатасыз язуны тикшерүгә юнәлдерелгән "Тоталь диктант" халыкара акциясе узачак. Әлеге диктант өчен текст язу "Большая...
-
Алма белән кыздырылган куян ите
1 куян ите, 2 суган, 4 алма, 400 мл алма сидры, 2 аш кашыгы үсемлек мае, он, тоз, борыч. Куян итен юып, артык зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез, һәр кисәкне онда әвәләгез, ә артык онны селеккәләп төшерегез. Куян итен алтынсу төскә кергәнче, һәрьяклап 5әр минут майлы табада кыздырыгыз. Аннары микродулкынлы мичтә...
-
Россиядә керемгә салымны 15 процент итү турында фикерләшәләр
Хөкүмәттә азык-төлек, балалар товарлары, даруларга өстәмә бәягә салымның 10 процентлы ташламалы ставкасын гамәлдән чыгару мөмкинлеге карала. Россия Хөкүмәтендә керемгә салымны 13 тән 15 процентка кадәр арттыру мөмкинлеген карыйлар. Бу хакта «Ведомости» басмасы федераль түрәләргә сылтама ясап хәбәр итә. Финанс министрлыгы, нефтьчеләр өчен файдалы казылмалар чыгаруга салымнарны арттырганда, экспорт пошлинасын нульгә...
-
Чиләбедә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" бәйгесе башланды
Конкурста 7-9 яшьлек кызлар катнаша һәм чыгышларның татар телендә булуы төп шарт булып тора. Чиләбедә "Татар кызы-2018. Нәни энҗеләр" бәйгесенә сайлап алу туры 31 мартка кадәр барачак. Бу турыда Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйге татар халкы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калуны, татар милләтенең тарихын, ана телен, рухи...
-
Кнәз авылы яшьләре теннис уйнады
Шушы көннәрдә Кнәз авылының мәдәният йортында авыл җирлеге яшьләре арасында өстәл теннисы буенча спорт ярышлары үтте. Анда Рияз Хаҗиев, Илназ Гайнетдинов, Ренат Багаутдинов, Даниил Бесценный, Алексей Смаев, Станислав Веретенников, Алексей Понамарев, Николай Аксанов катнаштылар. Уен барышында спортчы егетләр үзләренең бар осталыкларын, кыюлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә беренче лаеклы урынга Илназ Гайнетдинов...
-
«Әти, әни, мин – тату гаилә»
Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасында әнә шулай дип аталган гаилә бәйрәме булды. Ул сабыйлар күңелендә генә түгел, әти-әниләре хәтерендә дә озак сакланыр әле. Күңелле дә, эшлекле дә булды ул. Программа гаиләдә балага нәни вакытларыннан ук әхлак тәрбиясе бирү, күңелләренә дөньяга дөрес караш иңдерү, сәләтләрен ачу, үстерү темасына багышланган иде.
-
Салкын тидерүчеләр кимегән, ләкин тынычланырга иртә
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Марат Гыйрфановның хәбәр итүенчә, узган атнада райондашларның вируслы инфекцияләр белән чирләү очраклары ике мәртәбә кимегән. Барлыгы 123 шундый очрак теркәлгән. Авыручыларның күпчелеге балалар - 84 кеше. Әлегә бездә мәктәпләрнең карантинга ябылу фактлары юк, ләкин күрше Минзәлә районында аерым сыйныфларда укуны вакытлыча туктатырга туры килгән...