Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикакүләм «IT-Чемпион» конкурсының III этабы җиңүчеләре билгеле булды

Мәктәп укучылары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итте. Бәйгенең III этабы исә 20 декабрьдә төгәлләнде. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү» иҗади номинацияләре буенча үтә. Әлеге бәйгедә районның барлык мәктәпләре дә актив катнашты.

Конкурс дәвамында районыбыз да алдынгылар рәтендә барды. Республикакүләм конкурсның район буенча III этап җиңүчеләре инде билгеле булды. Алар «Иң актив мәктәп укучысы» исемен яулады. I урынга Круглое Поле поселогыннан Роберт Перевозчиков, II урынга Бордыдан Евгений Левашов һәм III урынга Мәләкәс авылыннан Анна Саттарова лаек булды. Әлеге укучылар iPAD планшетлар белән бүләкләнде. Сүз уңаеннан, MasterCard картасы белән иң күп түләүләр башкаручылар арасында да махсус приз уйнатылды. Алар арасында Теләнче Тамак авылы мәктәбе укучысы Динара Шәмсиева да бар. Динара MasterCard түләү карточкасы белән барлыгы 179 электрон түләү башкарган. Аңа наушниклар тапшырганнар. Әлеге укучылар белән тулырак әңгәмәне газетабыз битләрендә укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев