7 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Тагын янабыз
Бүген иртәнге якта район территориясендә урнашкан «Занзибар» ял итү базасының бер йортында янгын чыга. Йорт эчлеге янып бетә. Янгынның мәйданы 25 квадрат метрны тәшкил итә. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана. Үлем-китемнәр юк. Янгынны бетерүдә 22 кеше, 6 техника берәмлеге, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 16 хезмәткәре, 4 техника берәмлеге...
-
Республикакүләм «IT-Чемпион» конкурсының III этабы җиңүчеләре билгеле булды
Мәктәп укучылары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итте. Бәйгенең III этабы исә 20 декабрьдә төгәлләнде. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү» иҗади номинацияләре буенча үтә. Әлеге бәйгедә районның барлык мәктәпләре дә актив катнашты.
-
Район ЮХИДИ бүлеге сатып алган транспортны теркәгәндә сатып алучы белән бергә аның элеккеге хуҗасының да катнашуын сорый
Узган елның октябрь аенда транспортны теркәү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән иде. Аның нигезендә бу процедура бераз җиңеләйтелде. Ләкин кагыйдәләр тиешенчә үтәлмәгәндә сатучылар һәм алучыларның өстәмә проблемалары туарга мөмкин. Яңа хуҗа транспортны үз исеменә теркәмичә йөрүен дәвам итсә, салым, административ штрафлар иске хуҗага килүен дәвам итәчәк. Шулай ук яңа хуҗаның да проблемалары...