Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада 544 лагерь сменасы эшләячәк

Кышкы каникуллар вакытында балаларның сәламәтлеген ныгыту, буш вакытларын тулы кыйммәтле итеп оештыру һәм эчтәлекле үткәрү өчен ел саен лагерьлар оештырыла. Быел Яңа ел ялларында республикабыз укучылары өчен 544 лагерь cменасы булдырылган. Мәгълүм булганча, быел укучыларның каникуллары 15 көн - 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Балалар ялларын телевизор каршында...

Кышкы каникуллар вакытында балаларның сәламәтлеген ныгыту, буш вакытларын тулы кыйммәтле итеп оештыру һәм эчтәлекле үткәрү өчен ел саен лагерьлар оештырыла. Быел Яңа ел ялларында республикабыз укучылары өчен 544 лагерь cменасы булдырылган.
Мәгълүм булганча, быел укучыларның каникуллары 15 көн - 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Балалар ялларын телевизор каршында гына уздырмасын өчен ел саен мәктәпләрдә лагерьлар оештырыла. Быел да укучыларга шундый ял төрен тәкъдим итәләр.
Татарстанда 520 лагерь нәкъ мәктәп яны лагере булачак, шуларның 150се Казанда эшлиячәк. Шулай да кайберәүләргә санатор-курорт оешмаларында, ел дәвамында балаларны кабул итүче шәһәрдән читтәге лагерьларда ял итү бәхете дә тәтеячәк.
Барлыгы кышкы каникул чорында 32 меңнән артык баланы ял иттерү ниятләнә. Казан балаларының кышкы ялын оештыруга гына да быел 5 миллион сум бүлеп бирелгән. Лагерьларда малай-кызлар өчен төрле түгәрәкләр һәм секцияләр, профильле сменалар, күңел ачу чаралары оештырылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев