1 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
2014 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар бер генә мәртәбә, 1 июльдән генә күтәреләчәк
Татарстан парламентының 26 декабрь көнне узган утырышында "Хөкүмәт сәгате" 2014 елга билгеләнгән тарифларга багышланды. Депутатлар алдында Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Марат Зарипов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, яңа елда Россия Хөкүмәте карары нигезендә җылылык, газ, электр энергиясе, салкын һәм кайнар суга тарифлар бер генә мәртәбә, ягъни 1 июльдә...
-
Республикада 544 лагерь сменасы эшләячәк
Кышкы каникуллар вакытында балаларның сәламәтлеген ныгыту, буш вакытларын тулы кыйммәтле итеп оештыру һәм эчтәлекле үткәрү өчен ел саен лагерьлар оештырыла. Быел Яңа ел ялларында республикабыз укучылары өчен 544 лагерь cменасы булдырылган. Мәгълүм булганча, быел укучыларның каникуллары 15 көн - 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Балалар ялларын телевизор каршында...
-
Эшмәкәрлекне үстерү юллары турында сөйләштеләр
24 декабрьдә Казан шәһәренең "Гранд отель Казан" кунакханәсенең конференц залында "Дәүләтнең бизнес белән бәйләнеше" дигән республикакүләм конференция-семинар узды. Ул республикадагы муниципаль берәмлекләрдә эшмәкәрлекне активлаштыруга, бизнес өчен уңай мохитне үстерүгә багышланган иде. Конференциядә ТР икътисад министры Мидхәт Шәяхмәтов, ТР президентының эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногыманов, ТР Сәүдә-сәнагать палатасы...
-
Иректаңда чыршы бәйрәмендә иң зур бүләкне - ЖК-телевизорны Фәнил Харисов отты
Иректаң авылында зурлап чыршы бәйрәме үткәрделәр. Яңа ел тамашасын уздыруда үз авылын чын күңеленнән яратучы Иректаң егете, хәзер Яр Чаллыда яшәүче Айрат Мәрданшин иганәчелек итте. Ул авыл халкына бүләк итеп шәһәрдән Илгиз Закиров җитәкчелегендәге эстрада артистлары төркемен алып килгән иде. Шулай ук Айрат Мәрданшин лотерея билетлары өчен призлар сатып алуны...