Өстәл теннисы буенча ярышлар узды
Сосновый бор бистәсенең «Яшьлек» универсаль спорт залында пенсионерлар арасында өстәл теннисы буенча республика ярышларының муниципаль этабы узды. Ярышларда 16 авыл җирлегеннән 30 дан артык спортчы катнашты.
Хатын – кызлар арасында ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Бордыдан Любовь Елина, икенче урында – Күзкәйдән Елена Стасенок, өченчелекне-Биклән авылыннан Зөлфия Шәйдуллина алды. Ир – атлар арасында пьедесталның беренче баскычына Суровкадан Вәлиҗан Баязитов күтәрелде, икенче-Шилнәбаштан Анатолий Заикин, өченче-Теләнче-Тамактан Дилүс Гомәровка бирелде.
Ярышларда җиңүчеләрне котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев