Новотроицкое авылында һәм «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче авыл халкы «Бердәм Россия»нең мобиль кабул итү командасына үз гозерләрен җиткерде
Билгеле булганча, Татарстан районнарында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең мобиль жәмәгать кабул итү пунктлары эшли. Проект кысаларында партия активистлары көн саен республика районнарына чыгып, сайлаучылар белән очраша, халык Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга тәкъдимнәрен җиткерә ала. Киләчәктә бердәмроссиялеләр биредә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү буенча Думада эшчәнлек алып барачак. Райондашлар белән мондый очрашу...
Билгеле булганча, Татарстан районнарында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең мобиль жәмәгать кабул итү пунктлары эшли. Проект кысаларында партия активистлары көн саен республика районнарына чыгып, сайлаучылар белән очраша, халык Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга тәкъдимнәрен җиткерә ала. Киләчәктә бердәмроссиялеләр биредә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү буенча Думада эшчәнлек алып барачак. Райондашлар белән мондый очрашу дүрт авыл җирлекләрендә үткән иде инде. Бу мобиль төркем Новотроицкое авылында һәм «Татарстан» совхозы поселогында яшәүчеләрнең үтенеч-гозерләрен, проблемаларын тыңлады.
Новотроицкое авылында «Бердәм Россия»нең мобиль җәмәгать кабул итү урыны мәктәп янәшәсендә урнашты. Наказ тапшырырга килүчеләр озак көттермәде, кабул итү өстәле янәшәсенә тиз арада авыл халкы җыелды.
Алсу Галиулллина, Гүзәл Мәҗитова, Нина Сурова һәм тагын берничә ханым булачак депутатларга яңа балалар бакчасы төзү белән бәйле наказларын җиткерделәр. Алар сөйләвенчә, хәзерге көндә балалар бакчасына 80 бала йөри, калган сабыйлар үз чиратларын көтәләр. «Әмма балалар бакчасы бинасы кечкенә, шуңа күрә чират көтүче балаларга урыннар җитми», - диделәр алар. Бар кешенең дә балаларын шәһәргә йөртергә мөмкинлеге юк. Шулай ук Суровка һәм Новотроицкое авылларын тоташтыручы юл кырыйларында тротуарлар салуны үтенде халык. «Җиңел һәм йөк машиналары күп йөри. Балалар өчен бик куркабыз. Җәяүлеләргә автомобиль юлыннан барырга туры килә», - дип сөйләделәр алар.
Аннары мобиль пункт «Татарстан» совхозы поселогына күчте. Биредә дә мөрәҗәгать итүчеләр шактый булды. «Лебедушка» балалар бакчасы мөдире Лилия Харматуллина балалар бакчасының коймасын алыштыру, түбәдән су аксын өчен торбалар куюны сорады. Шулай ук балалар бакчасының түбәсен ябуда ярдәм иткән өчен Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровка рәхмәтен язды. Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева Кнәз, Сосновый Бор, Казиле авылларындагы юл өслекләренең торышына игътибар итүне сорады. Шулай ук Сосновый Бор поселогындагы яңа төзелгән 153 йортка газ кертү мәсьәләсен чишүне сораучылар күп булды.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә игътибар белән тыңланды, сораулар язып алынды. «Алар игътибарсыз калмаячак», - дип сүз бирде мобиль җәмәгать кабул итү командасы әгъзалары.
Эльвира Абдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев