6 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Новотроицкое авылында һәм «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче авыл халкы «Бердәм Россия»нең мобиль кабул итү командасына үз гозерләрен җиткерде
Билгеле булганча, Татарстан районнарында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең мобиль жәмәгать кабул итү пунктлары эшли. Проект кысаларында партия активистлары көн саен республика районнарына чыгып, сайлаучылар белән очраша, халык Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга тәкъдимнәрен җиткерә ала. Киләчәктә бердәмроссиялеләр биредә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү буенча Думада эшчәнлек алып барачак. Райондашлар белән мондый очрашу...
-
Тукай районы имамнары Корбан гаетенә әзерләнә
Татарстан Диния Назәрәте әмере буенча узган җомгада Тукай районының барлык мәчетләрендә террочылыкны булдырмау турындагы вәгазьләр укылды һәм террочылык корбаннарына багышлап дога кылынды. Ә хәзер, районыбызның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрасов белдерүенчә, имамнар бер атнадан узачак Корбан гаетенә әзерләнә - ТДНнән таратылган хөтбә-вәгазьләрне халыкка җиткерергә ниятли. 12 сентябрь көнне иртәнге 6 сәгатьтә...