Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Мин булдыра алам!»: Тукай районы егетенең батырлык юлы

Яр Чаллыда узган Сабан туенда яшьләр арасында абсолют батыр исемен Тукай районы Шилнәбәш авылыннан 17 яшьлек Илдус Марданов яулады. Көн саен тырышып тренировка ясаган һәм спорт юлын 5 яшендә гимнастикадан башлаган яшь көрәшче бүген 85 кг авырлык категориясендә бил алыша һәм зур җиңүләр яулый.

Илдус Марданов спортка балачактан ук гашыйк. Беренче сыйныфта ирекле көрәш белән шөгыльләнә, ә 2014 елдан милли көрәш дөньясына аяк баса. Яшь батыр үзенең уңышларында беренче тренеры Виктор Булатовның өлеше зур булуын ассызыклый. Нәкъ менә ул көрәшнең барлык нечкәлекләрен энәсеннән җебенә кадәр өйрәткән.

Бүгенге көндә Илдус көн саен тренировка ясый. Залда физик форманы чыныктырса да, турыдан-туры келәмдә алымнар өйрәнүне күбрәк өстен күрә.

"Абыйлар үрнәге зур җиңүгә этәрде"

Көрәшче беренче тапкыр Актаныш районының Күҗәкә авылында узган Сабантуйны аеруча җылы искә ала. Анда аның абыйлары батыр калып, тәкә яулый. Бу күренеш кечкенә Илдуста соклану һәм көрәшкә зур кызыксыну уята.

Ә узган ел Чаллы Сабан туенда шәхси беренчелектә катнашып, яшьләр арасында абсолют батыр калуы аның спорт карьерасында борылыш ноктасы була. «Шуннан соң аңладым: мин булдыра алам, миңа көрәшергә кирәк», — ди яшь батыр бер интервьюсында. Бүгенге көндә Илдус Марданов Тукай районының гына түгел, бөтен республиканың өметле спортчысы булып кала бирә.

Фото: «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясенең ВК төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев