Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

МЧС Татарстанда һава торышы начараюы турында белдерде

Республикада 15–20 м/с тизлектәге җил, яңгыр, томан һәм урыны белән яшенле яңгыр көтелә.

2026 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез 15–20 м/с тизлектә көчле җил көтелә. Көнчыгыш районнарда көчле яңгыр явачак, төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Көндез республиканың көнчыгышында яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы көтелә.

Шуңа күрә реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәгез. Урамнарда һәм юлларда хәрәкәт иткәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтеп торыгыз, өлкән яшьтәгеләргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез, дип кисәтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

Гадәттән тыш хәлләр килеп туса, 112 номерына шалтырата аласыз.

Фото/ Н.Туганов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев