Район башлыгы боерыгы белән оештырылган махсус комиссия авыллардагы зиратларның торышын карады. Бу атнада дүшәмбе көнне хакимияттә үткән киңәшмәдә әлеге комиссиянең җитәкчесе, район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов тикшерүнең нәтиҗәләрен җиткерде.
Районда барлыгы 91 зират бар. Аның 25е - православие, 66сы - мөселман, 8е кушылган, бары тик койма белән генә аерылган зиратлар. Бүген күмү урыннарын тәртипкә китерүдә хәл итәсе төп мәсьәләләр булып җир участокларын рәсмиләштерү, зиратларны койма белән әйләндереп алу, хуҗалык биналары төзү, биләмәне чүптән чистарту, зиратка керү юлларын төзекләндерү һәм машина кую урыннары булдыру кебек эшләр тора.
Аерым алганда, православие зиратларының дүртесендә - Бәтке, Никошновка, Круглое Поле һәм Яңа Җирекледә чагыштырмача чиста, калганнарын җәйдән калган биек үләннәр баскан. Мөселман зиратларының 52сендә шундый күңелсез хәл күзәтелә. Бәтке, Круглое Поле, Бакчасарай, Кызыл Юл, Игенче, Татарстан, Новотроицкое, Күперле, Сәмәкәй, Сәет, Мерәс, Иректаң авылларында чагыштырмача чиста.
Зиратларның 66сында хуҗалык бинасы бар, 25ендә ремонт ясарга яки яңадан төзергә кирәк. Күмү урыннарының 21енә генә асфальт яки таш юл бара. Круглое Поле һәм Бәткедә мондый юл зират капкасына кадәр керә, аларда автотранспортны кую урыннары, чүп салу контейнерлары да куелган.
Зиратларның 55е өчен авылларда җаваплы затлар билгеләнгән, 36сында күмү эшләрен имамнар һәм җирлек башлыклары контрольдә тота.
Төп проблема булып зират территориясендә үскән карт агачларны кисү кала. Моның өчен авыр йөк күтәрешле транспорт, кран, эшчеләр кирәк. Галимҗан Сәетович шулай ук зиратларны җыештыру буенча аерым көннәр билгеләргә кирәклеген дә әйтте. Ул бу эш өчен кулай вакыт дип 1-4 май һәм 9-11 май көннәрен тәкъдим итте.
Нет комментариев