14 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Президент дөресләде
- Матбугат чараларындагы мәгълүмат объектив һәм тикшерелгән булырга тиеш, - диде РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 гыйнвар көнне үткән "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында. Социаль челтәрләр мәгълүматны тиз арада тарата, аларның әһәмияте зур, әмма ул тикшерелмәгән, ышанычлы булмаган чыганак. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә күп интернет...
-
ТР авыл хуҗалыгы формированиеләре кредит бурычлары буенча йөкләмәләрен өчтән бергә киметә алдылар
Күптән түгел, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды.Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2013 елда агросәнәгать комплексының үсеше турында сөйләде. Авыл...
-
Зиратларны күмәкләшеп май бәйрәмнәрендә чистартачакбыз
Район башлыгы боерыгы белән оештырылган махсус комиссия авыллардагы зиратларның торышын карады. Бу атнада дүшәмбе көнне хакимияттә үткән киңәшмәдә әлеге комиссиянең җитәкчесе, район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов тикшерүнең нәтиҗәләрен җиткерде.
-
Сочида Олимпия уеннары үтүгә сәгать телләрен күчерәчәкләр
7 февраль көнне Сочи шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары үтәчәк. Моннан соң исә без кышкы вакытка күчәчәкбез. Әлеге карар кабул ителгән, ләкин сәгать телләре бер сәгать атркамы әллә алга күчәчәкме - бу Олимпия уеннары тәмамлангач кына билгеле булачак, дип хәбәр итә «Известия» газетасы.
-
Юлларда көчле бозлавык
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бүген һава торышының үзгәрүе, вакыты белән кар яву, аерым районнарда буран чыгу сәбәпле, юлларда көчле бозлавык буласын искәртә. Һава температурасы 0дән 5 градуска кадәр салкын булачак. Рульдә барасыңмы, җәяүлеме - мондый көннәрдә юлда йөрүчеләрнең барысының аеруча сак һәм игътибарлы булуы сорала.