Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы озын кичләрдә

Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Аулаш авылында гомер итүче Иван Зайцев үз һөнәрләренең төгәл исәбен-хисабын белми. Шулай да, йортының капкасын атлап керүгә үк, алтын куллы гаилә башлыгының каралты-курасы, өе хуҗаларча караулы икәнен күрдек. Ялгыш кына урыныннан чыккан шөреп тә юк. Ә өйгә узгач, стенада эленеп торган...

- Газетага язып мактаныр өчен эшли торган эш түгел бит бу, - ди Иван абый бик тыйнак кына. - Кышкы озын кичләрдә, күңел биреп, җан рәхәтлеге алып эшлим мин аны. Тизрәк башлаган эшемне бетереп, шушы кул эшенә утырыр өчен ашкынып торам.

Ә кулына иң беренче мәртәбә бәйләү энәсе алуы - кызы мәктәптән салфетка бәйләп кайтканнан соң була. Матурлыкны күрә белүче Иван Васильевичта кызыксыну туа, үзе дә бәйләп карамакчы була. Болай әйбәт кенә килеп чыкканын аңлагач, кулны күнектерер өчен, уч төбе кадәр генә салфеткалар бәйли башлый.

- Күбрәк китаплардан, журналлардан карап өйрәндем. Киңәш сорап, авылыбыздагы бәйли белүче апалар янына да баргаладым. Гөлнара Гарифуллина - хәзер авыл җирлеге башлыгы, ул вакытта әле мәктәптә эшли иде, аннан да кайбер бәйләм серләренә өйрәндем, - дип Иван Зайцев үзенең салфеткаларындагы төрле бизәкләрне, төрле үзенчәлекле күзләрне күрсәтә.

Китапларда күрсәтелгән бәйләү схемаларын таный белергә, крючок ярдәмендә аларны кәгазь битеннән бәйләмгә күчерергә өйрәнә Иван Васильевич. Ул тудырган киемнәрне аның хәләл җефете Ирина Марсовна өстендә, иңендә күрергә була. Шулай ук туган-тумачалар, күрше-күләннәр, дус-ишләр дә читтә калмаган - һәрберсенә матурлык үрнәге, бүләк биреп сөендерергә өлгерә Иван абый.

- Хатын-кыз һәрвакыт киенеп-ясанып йөрергә ярата бит. Шуңа күрә ничек инде аларны шатландырмыйсың. Кайсына кофта кирәк, кайсына итәк, кайсына чуклы шәл... Менә хатыным да гел кеше арасында, көн дә бер кием генә киеп йөрисе дә килмидер. Ә бәйләгән киемнәрнең мин һәрвакыт төсләрен дә, бизәкләрен дә төрләндереп, яңартып торам, - ди ул.

Хатыны Ирина Зайцева Аулаш авылында фельдшерлык-акушерлык пунктында фельдшер булып эшли.

Әле былтыр гына авылда яңа ФАП ачылды. Бөтен уңайлыклары бар, бик җылы бина. Халык та күп йөри. Кемдер авырып киткән, кемгәдер кан басымын үлчәтергә, йөрәк тыңлатырга, кемгәдер исә якты йөз, җылы сүз кирәк - һәрберсенә ишек ачык, ди Ирина апа. Ә Иван абый өстәп куя:

- Элек хатыным ФАПның иске бинасында өстенә толып киеп утыра иде, ә хәзер менә, матур гына итеп, минем челтәрләп, чуклап бәйләгән шәлемне бөркәнеп эшли.

Зайцевларның өендә стенада эленеп торган картиналарны беренче карашка ничек эшләнгәнен аңламыйсың да. Якыннанрак килеп карагач кына алмаз чигү техникасында эшләнгән икәнен күрергә була. Күз явын алырлык, тәрәзәдән төшкән яктылыкта балкып утыручы әлеге матурлык та - Иван Зайцев хезмәте.

- Хәзер бит кул эшләре өчен мөмкинлекләр күп. Кибеткә керсәң, ни генә юк! Шулай кызыксыну уятты да, Иван бу эшкә дә бирелеп китте, - ди Ирина апа горурлык белән.

Зайцевларда мондый кул шөгыле белән гаилә эшләре читкә китми. Мал-туары да җитәрлек. 2 сыерлары, бозау, 3 дуңгызлары, 25 тавыклары, 5 әтәчләре бар.

- Ике сыерыбыз да буаз. Ә мин сөтсез яши алмыйм, - ди Иван абый. - Шөкер, авылыбызда тагын бер кешедә сыер бар, шулардан көн дә сөт алып торабыз. Малларны бик яратам мин. Безне ризыклы итә бит алар. Бер генә сыйпап җибәрәм, үзләре килеп сырпалана башлыйлар.

30 елга якын бергә гомер итүче Ирина белән Иван Зайцевлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ике оныклары да бар. Тик 3 һәм 1 яшьлек ике кызчыкка әлегә Иван абый бәйләгән кием кию бәхете тәтемәгән. Кышкы озын кичләрнең берәрсендә, һичшиксез, алар өчен дә тырышасы була, ди Иван Зайцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев